Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
17 Май 2020, 15:20

ҖЫЛЫЛЫК КӨТӘ КҮҢЕЛ...

Синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә?

Gismeteo.ru порталы мәгълүматларыннан күренүенчә, май аеның икенче яртысында Башкортстан территориясендә вакыты белән явым-төшем һәм уртача җылы һава көтелә.

16-26 майда көндез һава 15...19 градуска кадәр җылыначак. 24 градуска кадәр җылылык ай азагында гына көтелә. Төннәрен шулай ук җылы булачак. Термометр баганасы 6 градустан түбән төшмәячәк.

Майның икенче яртысында күк күкрәп, яңгырлар яву да фаразлана. Мондый һава торышы тулаем алганда безнең төбәк өчен уңайлы, чөнки нәкъ менә май аенда киләчәк уңыш формалаша. Уңай температура һәм дымлылык чәчүлекләргә тиешенчә шытып үсә башларга мөмкинлек бирәчәк, ә җимеш агачларында һәм куакларда чәчәк ату фазасыннан соң, җимешләр үсә башлый.



Автор: Идрис Саитгалеев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Mayni-ikenche-yartisi-nindi-bulachak-272460/

Читайте нас: