Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
18 Май 2020, 17:45

Башкортстанда яңадан үзизоляция режимы кертелә

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен яңадан үзизоляция режимы кертеләчәк

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен яңадан үзизоляция режимы кертеләчәк.

Бу хакта бүген Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Республика указы Русия Президенты Владимир Путинның 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һәм хроник авырулар белән интегүчеләр өчен үзизоляция режимын кертү турында йөкләмәсен исәпкә алып әзерләнгән.

- Указда без ике тәкъдим белән чыгабыз - 65 яшьтән өлкәнрәк булган эшләүче гражданнар өйдән торып эшләү режимына китә, ә полиция органнары мондый гражданнарга ныграк игътибар итәргә һәм алардан үзизоляция режимын саклауны таләп итәргә тиеш, — дип билгеләде Радий Хәбиров.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: