Ураза гаете якынлаша, дин тотучылар аны билгеләп үтәчәк.
Башкортстанда яшәүчеләрне өч көн ял көтә. Бәйрәм якшәмбегә, 24 майга туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 25 майга күчерелә.
- 2020 елда 30 апрель, 8 май, 11 июнь, 30 июль, 3 ноябрь һәм 31 декабрь бер сәгатькә кыскартылган бәйрәм алды эш көннәре була. Ә эш көне булмаган бәйрәм көннәре 23 февраль, 8 март, 9, 24 май һәм 11 октябрь көннәре ял көне белән туры килү сәбәпле, өстәмә ял көннәре: 24 февраль, 9 март, 11, 25 май һәм 12 октябрь көннәре булачак, - дип аңлаталар республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.
31 июльдә Башкортстанда тагын бер милли бәйрәм - Корбан бәйрәм билгеләп үтеләчәк.