Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
18 Май 2020, 12:00

БУ ФАРАЗЛАР ЧЫНБАРЛЫККА ТУРЫ КИЛЕРМЕ

15 июньдә республикада 31 кешедә генә коронавирус табылачак, әмма...

Аналитикларның бу фаразының дөреслеге 98 процент тәшкил итә, ди белгечләр. Аналитиклар Башкортстанда COVID-19 авыруы фаразын төзегән.
Аларның мәгълүматларына караганда, 15 июньдә авыруның расланган очраклары саны 3 854 булачак, тәүлек эчендә 31 авыруны ачыклаячаклар. Megaputer Intelligence компаниясе фаразлары буенча, бер айдан соң республикада 2 365 савыгучы (бер тәүлек эчендә - 79) һәм 100 үлүче (бер тәүлек эчендә - өчәү) теркәләчәк. Авыруның актив формасы 1 235 пациентта ачыкланачак.
Шулай ук Уфаның УДАТУ һәм БДМУ галимнәре дә үз фаразын төзегән. Хәзер йоктыруның яңа очраклары саны экспоненциаль рәвештә үсә, дәваланучылар саны - пропорциональ. Хәзер төбәк плато стадиясендә, ул чагыштырмача озак дәвам итәчәк. Әлеге фаразларның дөреслеге 98 процент тәшкил итә.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: