Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 Май 2020, 18:00

ПУТИН БЕЛӘН "ТУРЫ ЛИНИЯ" БУЛЫР МИКӘН

Русия Президенты Владимир Путинның гадәттә июньдә уздырыла торган "Туры линия"се быел булырмы?

Русия Президенты Владимир Путинның гадәттә июньдә уздырыла торган "Туры линия" датасы 2020 елда әлегә билгеләнмәгән. Бу хакта аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Быел "Туры линия" булырмы, дигән сорауга Песков "аңлаешлы сәбәпләр аркасында" хәзер моны әйтеп булмый, дип җавап бирде.

Үткән 17нче "Туры линия" 2019 елның 20 июнендә булган иде. Трансляция вакытында Русия Президенты 81 сорауга җавап бирде.

Автор: Денис Таваев

Читайте нас: