Республикада коронавирус йоктыручылар саны 2155кә җитте. Соңгы тәүлектә янә 94 кешедә куркыныч инфекция ачыкланды.
Әле Башкортстанда 1487 кеше коронавирус белән авырый, 651 кеше савыккан, соңгы тәүлектә коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы бу чирдән 17 кеше вафат булды.