Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
18 Май 2020, 11:30

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФОТО ЯСАУ ТЕЛӘГЕ ХАРАП ИТКӘН

Уфада яшәүче билгеле фотограф Юлия Хәбибуллина (Juliya May) 15 майда Гарәп әмирлекләрендә фаҗигале төстә һәлак булган.

Уфада яшәүче билгеле фотограф Юлия Хәбибуллина (Juliya May) 15 майда Гарәп әмирлекләрендә фаҗигале төстә һәлак булган. Яшь кыз Дубайда эшләгән булган, дип хәбәр итә ГТРК «Башкортостан».

Юлиянең якыннары сөйләвенчә, ул кыя кырыенда матур фото төшерәсе килгән. Моның өчен чүгәләгән, тик шул вакытта тигезлек хисен югалткан һәм югарыдан егылып төшкән. Кызганычка каршы, ул 10 метр биеклектән очлы кыя өстенә егылган.

Уфага кайтырга тиеш булган

Юлия фотога төшерү белән шөгыльләнгән, аның портфолиосында 10 меңнән артык фотолар бар. Ул Дубайга бераз акча эшләү алу нияте белән коронавирус пандемиясе башланганчы ук киткән була һәм анда озак тоткарланырга җыенмый. Әмма илдәге хәлләр үзгәрү, чикләр ябылу нәтиҗәсендә аңа анда калып торырга туры килә.

Юлия фотога төшерү белән шөгыльләнә башлаганчы салым хезмәтендә эшләгән. "Тормышымдагы иң ямьсез көннәр, мин һәрвакыт киеренке халәттә яшәдем, еш авырый идем", - дип искә алган кыз ул вакытлар турында үзенең язмаларында. Ел ярым эшләгәннән соң ул кредитка үзенең беренче камерасын сатып ала һәм башлана...

Башта ул танышларын һәм таныш булмаган кешеләрне, туйларны төшерә, аннары үзен репортаж төшерүдә сынап карый. Юлия Дубайда да фотоаппаратын кулыннан төшерми. Нигездә ул экстремаль спорт төрләрен: кайтсерфинг һәм виндсерфингны яратучыларны төшерә. Үзе дә спорт һәм актив ял итүне, атларны ярата. Талантлы кызга карантинда утыру җиңел булмый һәм Дубайда чикләүләрне бетергәч ул моңа бик шатлана. Фаҗигага бер көн кала ул "Инстаграм" битендә бу турыда пост язган: "Рамазан аена рәхмәт бу карантиннан чыгарганы өчен! Изге айның беренче көнендә үк пропускасыз урамга чыгарга рөхсәт иттеләр, кафеларны ачтылар", - дип сөенә Юлия.

Юлиянең сүзләре буенча, кешеләр карантин вакытында да күңел ачарга мөмкинчелек тапкан.

"Карантин вакытында халык отельләрдә рәхәтләнеп күңел ачты. Менә шундый ул Дубай! Үләсең икән, бары тик музыка белән", - дип язган кыз соңгы постында.

Юлиянең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Читайте нас: