Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
19 Май 2020, 15:25

ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМ ИТӘ

Республика Хөкүмәтенең агымдагы елның 6 маендагы карары нигезендә Башкортстан бюджетыннан 2018-20 елларда Русия кредит оешмаларыннан торак (ипотека) кредитлары (заемнар) алган гражданнарга процентлар түләүгә тотынылган чыгымнар­ның бер өлешен өстәмә субсидияләү тәртибе расланды.

Республика Хөкүмәтенең агымдагы елның 6 маендагы карары нигезендә Башкортстан бюджетыннан 2018-20 елларда Русия кредит оешмаларыннан торак (ипотека) кредитлары (заемнар) алган гражданнарга процентлар түләүгә тотынылган чыгымнар­ның бер өлешен өстәмә субсидияләү тәртибе расланды. Чарада һәрбер катнашучыга субсидиянең гомум күләме 100 мең сумнан артмаска тиеш.

– Документта гражданнарның аерым категорияләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан агымдагы елның 1 апреленә кадәр алынган ипотека кредиты буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен каплатуга Башкортстан бюджетыннан субсидияләр бирү карала, – диде Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин. – Субсидияне бирү вакыты – агымдагы елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр.
Финанс ярдәмен өч һәм аннан да күбрәк бала, инвалид гражданнар яисә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, әгәр баланың атасы тиешенчә билгеләнмәгән булса, никахтан тыш бала тудырган һәм тәрбияләүче хатын-кызлар, бала тәрбияләүче ялгыз әтигә яисә әнигә, шулай ук, агымдагы елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр эштән бушатылган һәм кредит оешмасына гариза тапшырган вакытка эшкә урнашмаган категория гражданнар алачак.
Субсидияләр алу өчен документларны рәсмиләштерү һәм чарада катнашу шартлары турында мәгълүмат алу өчен гражданнарга кредит оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Арытаба кредит оешмалары Торак программаларын гамәлгә ашыру идарәсе белән чаралар буенча берлектәге гамәлләр турында килешү төзи.
Кредит оешмалары белән килешүләр төзүгә карап, идарә тиешле мәгълүматны үзенең https://zhilprog.bashkortostan.ru/ рәсми сайтында урнаштырачак.
Белешмә өчен телефоннар: 8 (347) 218-17-49, 8 (347) 218-17-42, 8 (347) 218-17-43, 8 (347) 218-17-45.

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/100-me-sumga-kad-r-subsidiya-birel-ch-k-275959/

Читайте нас: