Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
19 Май 2020, 15:30

НЛО МЕТЕОРИТ БУЛЫП ЧЫККАН

1990 елның 17 маеннан 18енә каршы төнендә Октябрь авылы өстендә, нәкъ 30 ел элек, күктә чагу ут күренде һәм авылдан берничә метр ераклыкта басуга метеорит төште. Октябрь авылы халкы бүген дә бу турыда еш искә ала.

1990 елның 17 маеннан 18енә каршы төнендә Октябрь авылы өстендә, нәкъ 30 ел элек, күктә чагу ут күренде һәм авылдан берничә метр ераклыкта басуга метеорит төште. Октябрь авылы халкы бүген дә бу турыда еш искә ала.

Вакыйганың шаһиты В. А. Никифоров шул күптәнге хәлләрне искә ала: “Якынча 22.30 сәгатьтә урам яктырып китте. Өйләрдә тәрәзә һәм стеналар селкенде. Һавада ниндидер янган шар очып үтте һәм шундый көчле тавыш белән җиргә төште, әйтерсең лә якында гына булды бу. Без дүрт кеше кызыксынып ул төшкән урынга киттек. Әмма аны тиз генә таба алмадык. Ул без уйлаганча якынга гына төшкән булып чыкмады”.

Октябрь авылы халкы өйләрендә җир селкенүен тойган. Күпләр җир тетри яисә НЛО төшкән дип уйлаган. Нәрсә булганын иртән генә белгәннәр.

3-4 метрлы кратерга кыр эшләре вакытында бер тракторчы тап була. Озакламый метеорит төшкән урында эзләнү эшләре башлана. Галимнәр, геологлар дәртләнеп эшкә тотына. Космик җисемнең зур булмаган кыйпылчыкларын шунда ук диярлек табалар. Метеорит үзе җиргә тирәнгә төшеп киткән. Аны чокыр су белән каплана башлаганчы казыйлар. Һавадан төшкән әйбернең зур өлешләре табылмый, эш туктап кала.

Бераздан Вячеслав Никифоров һәм Радик Салихов казыну эшләре барышында геологлар тапмаган 315 кг авырлыкта метеорит кыйпылчыгын табып ала. Космик җисемнең бер өлеше Русия фәннәр академиясенең Уфа

фәнни үзәге Археология һәм этнография музеена тапшырыла. Метеоритка белгечләр “Стәрлетамакныкы 180 санлы” дип атама бирә.

Метеорит төшү турында сенсацион хәбәр күңкүләм мәгълүмат чараларында һәм Үзәк телевидениеның “Яңалыклар” программасында хәбәр ителә.

Ул шунысы белән үзенчәлекле, метеорит төшкәннән соң тирән кратер кала. Мондый эз калдырган беренче күк җисеме Сихотэ Алинда билгеле “Тимер яңгыры” була.

Әлеге вакытта стәрлетамак метеориты төшкән урында матур күл барлыкка килгән, аның ярларында агачлар һәм куаклар үсеп утыра. Бирегә кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошлар кайта. Балык үрчегән. Суы чиста, матур. Ләкин бу күлне ял өчен файдаланырга ярамый, чөнки аның тирәнлеге билгесез, ярлары ишелергә тора. Күптән түгел Стәрлетамак метеориты төшкән урында Октябрь авыл Советы биләмәсе хакимияте тарафыннан табличка-күрсәткеч куелды.

Бу күлне ял өчен файдаланырга ярамый, чөнки аның тирәнлеге билгесез, ярлары ишелергә тора.

Метеорит төшү – еш күренеш түгел. Табигать үзенең сюрпризларын күрсәтеп кенә тора. Ә без гади күзәтүчеләр.

Н.СТУКАЛОВА.

О.МАШКОВСКИЙ фотосы.

Читайте нас: