Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
19 Май 2020, 15:15

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫНДА ОПЕРАТИВКАДА

Эпидемиологик хәл имин булмаган төбәктән кайткан алты граждан үзизоляциядә ята. Аларны 60 кешедән торган 20 мобиль төркем контрольдә тота. Халыкка ярдәм күрсәтүгә җәлеп ителгән 60 волонтёр эшли.

Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 591 мөрәҗәгать килде: ашыгыч хезмәтләр телефонына юнәлтү – 18, торак-көнкүреш мәсьәләләре – 8, консультация ярдәме – 565.

Сигез янгын булды. Помряскино, Айгөл, Яңа Отрадовка, Олы Куганак яшәү пунктлары янында, шулай ук “Ландыш” бакчачылык ширкатендә һәм Стәрлебаш һәм Ырынбур трактында юл кисешкән урында чүп-чар янды. 17 майда уң як кул чугы термик пешү белән 1995 елгы гражданин мөрәҗәгать итте. Аны ул автомобильне коррозиядән саклау өчен үзе ясаган сыекча янып китү нәтиҗәсендә алган.

Район юлларында 28 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. 15 майда “Рощинский” КПМында юл кисешкән урында 1992 елгы водитель ВАЗ 2110 автомашинасына идарә итә алмый юлдан читкә төшеп китә. Уң як тезе ачык сыну, ябык эч травмасы, 2 дәрәҗә травматик шок белән ул 1 санлы клиник дәваханәгә китерелде.

Эпидемиологик хәл имин булмаган төбәктән кайткан алты граждан үзизоляциядә ята. Аларны 60 кешедән торган 20 мобиль төркем контрольдә тота. Халыкка ярдәм күрсәтүгә җәлеп ителгән 60 волонтёр эшли.

18 майга язгы кыр эшләре барышы: сабан ашлыгы барлыгы – 52 146 га (59 %), сабан бодае – 16 711 (64 %), арпа – 12 133 га (48 %), солы – 3 685 га (86 %), борчак – 847 га (66 %), көнбагыш – 11 354 (81 %), рапс – 2 425 (69 %), ашлыкка кукуруз – 1 326 га (65 %), силоска кукуруз – 382 га (8 %), горчица – 530 га (53 %), берьеллыклар – 2 688 га (60 %) , бәрәңге – 65 га (30 %) чәчелгән. 1653 га пар җирләре эшкәртелгән, 15 031 га (18 %) химик уталган, 28 445 тонна (10%) органик ашлама чыгарылган. 20-29 майда мал азыгы җыю комбайннарына һәм үзйөрешле чапкычларга техник тикшерү үткәрү башлана. Техник тикшерүгә 482 берәмлек техника (99 %) тәкъдим ителгән, 417 берәмлек техника (86 %) техник тикшерү үткән.

Үткән атнада уртача ваклап сатуга мониторинг товарны сатып алу бәяләре артуы сәбәпле, 1 кг шикәргә бәя 39 сумга кадәр артуын (5,4 процентка, 11

майга кадәр ул 37 сум тәшкил иткән), алмага 100 сумга кадәр артуын (5,3 проц., 11 майга кадәр ул 95 сум торган) күрсәтә. Бер үк вакытта кайбер товарларга бәяләр кимүе күзәтелә: йомыркага (бер дистә) – 5 процентка, 1 кг кәбестәгә – 6,5 %, кишергә 13,8 %.

2019 елның март азагыннан 40 инвестицион сәгать үткәрелгән, 101 кеше мөрәҗәгать иткән: 18ендә уңай карар кабул ителгән, 16 – кире кагылган, 5 се тәкъдимнәрне кабул итмәгән һәм кабаттан мөрәҗәгать итмәгән, 4 - проектларны гамәлгә ашырудан баш тарткан, 25 шәхси эшкуар крестьян-фермер хуҗалыгы грантка сайлап алу конкурсын үтмәгән, 33е – тикшерелә.

Бер ел элекке кебек, агулы химикатлар кулланудан бал кортлары гаиләләре күпләп үлмәсен өчен умартачылар, авыл биләмәләре һәм авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләр арасында үзара хезмәттәшлек җентекле тикшерелде. Үзаара хезмәттәшлек алгоритмы Хакимиятнең рәсми сайтында басылды.

Шулай ук оператив киңәшмә барышында район бюджетының керем өлешен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру турында, Хакимият башлыгының торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш тармагында йөкләмәләрен үтәү һәм башка күп мәсьәләләр каралды.

Хакимият башлыгы адресына үткән атнада 30 мөрәҗәгать килгән, алардан 14 – гариза, 16 – шикаять. Социаль челтәрләр аша башлыкка 28 граждан мөрәҗәгать иткән.

Читайте нас: