Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 Май 2020, 17:10

ИКЕ МӨҺИМ ВАКЫЙГА БЕР КӨННЕ БУЛМАКЧЫ

Кайсыбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү һәм Җиңү парадын бер көнне – 24 июньдә – үткәрү мөмкинчелеге өйрәнелә.

Кайсыбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү һәм Җиңү парадын бер көнне – 24 июньдә – үткәрү мөмкинчелеге өйрәнелә. Ахыргы карар эпидемиологик ситуациягә бәйле кабул ителәчәк, дип хәбәр итә РБК, президент хакимиятендәге чыганакка сылтанып.

РБК мәгълүматлары буенча, нәкъ 1945 елның 24 июнендә Җиңү парады үткәрелә, шуңа күрә бу көн Җиңүнең 75 еллыгын үткәрү өчен төп дата буларак карала.

Җиңү парадын һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне бер көнне үткәрүнең уңайлылыгы 24 июньнең ял көне буларак игълан ителүенә бәйле, дип исәпли чыганакларның берсе.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көне түләүле ял көне булачак, бу норма төзәтмәләр хакындагы законда алдан ук расланды. 24 июньдә парадның үзен генә үткәргән хәлдә, бу гадәти эш көне булачак, һәм кешеләрдә бәйрәм хисе булмас, ди Кремльгә якын икенче чыганак.

Хәтерегезгә төшерәбез, Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән иде. Алар Дәүләт җыелышының, парламентның, Президент вәкаләтләренең һәм түрәләрнең статусының роленә кагылачак.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/common_material/Konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-kert-k-ne-bilgele-di-278311/
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: