Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 Май 2020, 11:10

"ИЮЛЬ БАШЫНДА КАРАНТИН СҮЗЕН КУЛЛАНМАСБЫЗ"

"Мин июль аена без "карантин" төшенчәсен кулланмасбыз дип уйлыйм", - ди Елена Малинникова.

Русиядә коронавирус белән хәл июль аена җайга салынырга мөмкин, дип фаразлый Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Елена Малинникова.

- Мин июль аена без "карантин" төшенчәсен кулланмасбыз дип уйлыйм. Июльгә сез безне онытачаксыз һәм безне чакырмаячаксыз, - диде Малинникова Беренче каналдагы " Док-ток " тапшыруы эфирында.

Ул билгеләп үткәнчә, Русиядә авыручылар саны кимү тенденциясе бара, хәтта якын арада кайдадыр инфекция учагы кабынса да, ул зур булмаячак.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Русиядә к-вирусның барлыгы 290 678 очрагы ачыкланган. 2722 пациент вафат булды, 70 меңнән артык кеше савыкты.


Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Iyul-bashina-koronavirus-turinda-onitachakbiz-276585/

Читайте нас: