Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 Май 2020, 15:15

ИЮНЬ АЕ ҖЫЛЫ БУЛЫРМЫ?

Синоптиклар фаразы

Синоптиклар июньгә һава торышын фаразлады.

Июнь аенда җылы һава торышы көтелә. Бу әлегә якынча фаразлар, май азагында төгәлрәк булачак. Бу хакта русиялеләргә Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина белдерде.
Илнең күпчелек төбәкләрендә җәйнең беренче аенда һава торышы гадәтидән бер-ике градуска җылырак булачак. Паршина әйтүенчә, көндез - 20-25, төнлә 10-15 градуска кадәр җылытачак. Фаразлар буенча, июньдә явым-төшем аз көтелә.
Синоптиклар белдерүенчә, язның соңгы биш көнендә һава температурасы 20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/yne-berenche-ae-nichek-bulachak-278402/

Читайте нас: