Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
20 Май 2020, 16:30

Соңгы тәүлектә янә 88 кешедә куркыныч инфекция ачыкланган

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар бүген 2335кә җитте. Соңгы тәүлектә янә 88 кешедә куркыныч инфекция ачыкланган.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар бүген 2335кә җитте. Соңгы тәүлектә янә 88 кешедә куркыныч инфекция ачыкланган.

Әлеге вакытта республикада коронавирус белән 1603 кеше авырый. 714 кеше савыккан.

Соңгы тәүлектә коронавирус янә бер кешенең гомерен алып киткән. Барлыгы бу чир 18 якташыбызның гомерен алып китте.

Русиядә коронавирустан савыгучылар саны бүген беренче тапкыр авыручыларны узып китте. Соңгы тәүлектә илдә 84 төбәктә 8764 авыру очрагы ачыкланган. Савыгып дәваханәдән чыгучылар – 9262. Барлыгы илдә 308705 кешедә авыру расланган. Ә савыгучылар саны 85392гә җитте.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-Bashkortstanda-aviruchilar-2335k--itte-yan-ber-lem-ochragi-278564/

Читайте нас: