Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
20 Май 2020, 17:00

Тоня әби вафат булган

Уфа районының Максимовка авылыннан, ачлыктан тузганак ашарга мәҗбүр булган Тоня әбигә кешечә озак яшәргә язмаган икән...

Уфа районының Максимовка авылыннан, ачлыктан тузганак ашарга мәҗбүр булган Тоня әбигә кешечә озак яшәргә язмаган икән...
Ачлыктан гаҗиз булган, урамда елап утырган әбекәйне күреп калып, аңа ярдәм оештырган волонтерлар турында социаль челтәрләрдә, төрле матбугат чаралары, радио-телевидениедә хәбәрләр күп булды.

Әбекәйгә булышкан волонтерларга балалар йортында тәрбияләнүче оныклары янә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Алар кайгылы хәбәр җиткергән - берничә көн алар үзләренең 59 яшьлек әбиләренә шалтыраталмый. Ул телефонын алмый, балалар ишек янына килә, кесә телефонына шалтыратуларын ишетә, тик ишекне берәү дә ачмый, ә полицейскийлар ишекне ватудан баш тарта.

18 май көнне, оныгы чираттагы тапкыр әбинең ишегенә килгән һәм шакшы ис сизгән. Күршеләре аңа ишекне ватарга булышкан һәм фатир хуҗасының мәетен тапкан. Ис һәм мәетнең торышы буенча фикер йөрткәндә, пенсионер, ким дигәндә, өч көн элек үлгән.

Әбинең оныкларыннан башка якын кешесе юк, җирләү эшләре белән аларга шөгыльләнергә туры киләчәк. Ә бу 35 мең сумга төшә. Шулай ук, фатирны юарга кирәк. Финанслар белән балаларга ирекле ярдәмчеләр булыша.

Фото:mkset.ru


Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/M-ete-isl-ng-ch-ken-tabilgan-277880/

Читайте нас: