Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 Май 2020, 15:00

ЕЛНЫҢ ТӨП ВАКЫЙГАЛАРЫ КАЙЧАН ҮТӘЧӘК

Кремльдә Җиңү парадын һәм Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүне үткәрү көненең берничә варианты тикшерелә.

Кремльдә Җиңү парадын һәм Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүне үткәрү көненең берничә варианты тикшерелә.

Иң таралган дата – 24 июнь (бу көнне 75 ел элек беренче Җиңү парады үткән). Ләкин Парадны гына үткәргәндә, бу көн ял көне түгел. Шуңа Президент хакимиятендә берьюлы ике чара үткәрү дөрес булыр, дигән фикердәләр. Кешеләр тавыш та бирә, Парадны да карый алачак.

Төгәл карар әле кабул ителмәгән, барысы да эпидемиология хәленнән торачак. Шулай ук Кремльдә альтернатив даталарны да күз уңында тоталар: Җиңү Парады – 3 сентябрьдә, тавыш бирү 24 июньдә һәм 8 июльдә.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: