Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 Май 2020, 17:00

Кычыткан - күп авыруга дәва

Кычытканның яфраклары витаминнарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына һәм каротинга, шулай ук К, В2, В3 витаминнарына бай. Моннан тыш, яфракларында органик кислоталар, крахмал, шикәрләр, хлорофилл, шулай ук камедь, тозлар һ.б. бар.

- Кычытканның яфраклары витаминнарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына һәм каротинга, шулай ук К, В2, В3 витаминнарына бай. Моннан тыш, яфракларында органик кислоталар, крахмал, шикәрләр, хлорофилл, шулай ук камедь, тозлар һ.б. бар. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Кычыткан яфраклары көлендә 6,3% ка кадәр тимер оксиды бар.

- Кычытканда К витамины һәм дуплау матдәләре күп булганлыктан, ул кан китүне яхшы тукта. Аннан әзерләнгән сыек экстракт яки төнәтмә даруханәләрдә сатыла.

- Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар.

- Бу үсемлек ярдәмендә азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.

- Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә.

- Кычытканнан кайнатма имезүче хатыннарның сөт килүен арттыра.

- Рус табиблары әле XVII гасырда ук үсемлекнең үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү сыйфатларын файдаланганнар, вакланган юеш яфракларны яңа яраларга куярга тәкъдим иткәннәр. Кычыткан согы белән иске яраларны, җәрәхәт һәм эренле тирән яраларны дәвалаганнар.

- Көнкүрештә кычытканны ярсытучы һәм читкә таратучы чара сыйфатында радикулит, буыннар авыртуы вакытында кулланалар. Кайчак авырткан урыннарны ике-өч көнгә бер тапкыр яшел кычыткан белән «чагу» киңәш ителә.

Читайте нас: