Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 Май 2020, 13:00

Пособиеләрне икеләтә арттырыручы закон проекты кертелде

Дәүләт думасына балаларны карау буенча пособиеләрне икеләтә арттыруны күздә тотучы закон проекты кертелде. Әлеге башлангычны "Бердәм Русия" партиясе тәкъдим итте.

Дәүләт думасына балаларны карау буенча пособиеләрне икеләтә арттыруны күздә тотучы закон проекты кертелде. Әлеге башлангычны "Бердәм Русия" партиясе тәкъдим итте.

«Известия» гәзите хәбәр итүенчә, пособиеләрнең минималь күләмен 6752 сумга кадәр арттыру күздә тотыла. Максималь пособие күләме 13504 сумга кадәр арта.

Гамәлдәге закон буенча, беренче балага минималь пособие — 1,5, икенче һәм аннан соңгы балаларга 3 мең сум тәшкил итә.

Ярдәм чаралары Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча коронавирус пандемиясе аркасында төбәкләргә гражданнарга ярдәм итү мөмкинлеген карау кысаларында эшләнде. Әлеге юнәлештә Башкортстанда да эшләр башланды.

- 20 майда түбән керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга ай саен түләү рәвешендә социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүгә гаризалар кабул итү башланды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында гариза бирү формасы ачылды, - дип хәбәр итә Башкорстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Беренче бала карау буенча пособие 1,5 яшькә кадәр баланы тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналарга ике тапкыр арта һәм, Урал коэффициентын исәпкә алып, 7764,27 сум тәшкил итәчәк. Түләү сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми - яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак.

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: