Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 Май 2020, 21:45

Йә шәһри Рамазан

Иң кадерле кунак кебек,Без бит Сине көткән идек.

Менә озакламый сагынып көткән Рамазан аебызның да соңгы көне якынлаша. Раббым, барчаларыбызның да тоткан уразаларын кабул итсәң иде.
Алдагы елларда да исән имин булып, шушы изге айларны күрү бәхетенә ирешә алсак иде. Киләсе елда ураза тотучыларның сафлары артуын, элеккечә мәчетләрдә тәравих һәм башка намазлар укылуын, туган-тумачалар, дин кардәшләребез, дус-ишләребез бергә-бергә җыелып ифтар, Коръән ашлары үткәрелүен Раббым насыйп итсә иде. Илләребез, өйләребез, авыл-шәһәрләребез тыныч, үзебез, якыннарыбыз, туганнарыбыз, балаларыбыз, җир йөзендәге барлык кеше дә исән-имин, сау-сәләмәт булса иде. Әмин.

Йә шәһри Рамазан.

Иң кадерле кунак кебек,
Без бит Сине көткән идек.
Ничек башкарып чыгарбыз,
Диеп уйлап йөргән идек.

Менә инде ул кадерле,
Кунак озакламый китә.
Изгеләрдән изге булган,
Рамазан ае да бетә.

Ни кызганыч мәчетләрдә,
Тәрәвихлар укылмады.
Ифтарларга йортыбызга,
Кунак-төшем җыелмады.

Нишлисең бит Раббыбызның,
Тәкъдирендә Һәрбарчасы.
Яхшы булса иде берүк,
Киләсесе, алдагысы.

Ә безләргә исән имин,
Санамыйча еллар санын.
Каршыларга насыйп булсын,
Киләчәк Рамазан аен.

Ф. Мөхәммәтҗан – Тегермәнле.

Читайте нас: