Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
22 Май 2020, 13:30

ФОТОГРАФИЯ НИ ТУРЫНДА СӨЙЛИ

Тормышыгызны яңадан башлыйсыгыз килсә, гаилә альбомына күз салыгыз.

Күп кенә борынгы авыл йортларында стенада гаилә әгъзаларының фотолары эленеп тора - бу якын һәм ерак туганнар. Иң күренеп торган урында, уртада, әтием һәм әниемнең зурайтылган фотосы. "Туган ил" һәм "Әти-әни" бик кадерле сүзләр. Бу изге сүзләр безгә туган телне, туган табигатьне, халык йолаларын, гаилә тарихын өйрәнергә булышлык итә.

Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - бу йорт, әти һәм әни, картәти һәм картәни. Бу мәхәббәт һәм хәстәрлекләр, хезмәт һәм шатлыклар, кайгы-сагышлар, гадәтләр һәм йолалар.

Мин гаилә альбомы битләрен актарам. Таныш һәм таныш булмаган йөзләргә текәләм. Барлык буыннарны берләштергән җеп бар, бу - хәтер! Әче хәтер. Картәти турында истәлек, ул ерак 1942 елда Калинин өчен барган алышларда һәлак булган. Миңа картәнием Япрынцева Вера Макаровнаны исән чагында күрү бәхете тиде. Мин анда еш кунак була идем, ул миңа үткәннәр турында кызыклы итеп сөйли торган иде. Мин аны бәләкәй генә буйлы, тыныч холыклы, тыйнак, эшчән итеп хәтерлим. Аның сөялләнеп каткан куллары, изгелекле карашы, тирән җыерчыклары истә калган. Агарган чәчәләре. Олы яшьтә булына карамастан, әбиемнең өе һәрчак пөхтә, чиста була иде. Аларда төп бизәк фотографияләрдәге портретлар: әтисе, әнисе, балалары, оныклары, туруннары... Иренең хәрби формадагы фотосы аерым урын алып тора иде, яшь, төз гәүдәле, чибәр. Балалары картаеп беткән, оныклары үскән, туруннары бихисап, ә ул һаман яшь булып калган, безнең гаиләнең горурлыгы.

Сугыш анда катнашканнар һәм һәр көнне, һәр сәгатьтә гомерен хәвеф астына куйганнар өчен генә түгел, тылда Җиңүне якынайтканнар өчен дә авыр сынау була. Бу якынайтучылар исә нигездә хатын-кызлар, карт-коры һәм үсмер балалар. Тыл да алдынгы сызык сыман була. Тылда калганнар бар тормыш авырлыгын үз иңнәренә ала: 16-18әр сәгать эшли, балалар үстерә. Түземсезләнеп сугыштан хәбәр көтә алар.... Хәзер минем өчен картәти һәм картәнием чын герой булып күз алдыма баса. Авыр тормыш сынауларын үткән кешеләр турында мин ниләр беләм соң?

Минем картәниемнең әнисе - ишле крестьян гаиләсендә иң өлкәне була. Абыйлары булмый, шуңа күрә төп авырлыклар аның иңенә төшә. Әтисе Макар Прокофьевич белән йортта да, басуда да эшли ул: утын да кисә, печән дә чаба, тегермәнен дә тарта һәм кече туганнарын да караша. Укырга да вакыты булмый аның. 18 яшендә күрше егете Япрынцев Иванга (икесе дә 1911 елгылар) кияүгә чыга. Аларның гаиләсендә хезмәт, мәхәббәт һәи тынычлык хакимлек итә. Бер-бер артлы балалары туа. Әмма тыныч тормыш озакка бармый: сугыш башлана. Ул безнең Рязановка авылына да килә. Чокыр-чакырлы юллардан арбаларга төялгән ир-егетләр фронтка агыла. Дошман танкларына, йөзләрчә немец солдатларына каршы сугыша торган ир-егетләр була алар.

Сугыш башланганда әтиемә биш яшь тә тулмаган була. Әмма ул шул елгы тормышындагы иң куркыныч көнне - әтисен сугышка озатканны гомере буе хәтерендә калдырган. Картәтимне гаиләсе авыл читенә кадәр озата бара. Авылы буйлап соңгы тапкыр үтәчәген ул чагында кем белгән. Янәшәсендә тугры хатыны атлый. Биш яшьлек улын җылы учына кысып, җитәкләп бара. Кече улын күкрәгенә кысып кулына күтәргән.

Хушлашканда иреңә, улыңа, әтиеңә: "Сау бул, күрешмәсәк бәхил бул" дип әйтүләре нинди авыр! Сугышта алар белән нәрсә буласын, дошман белән алышта аларны ниләр көткәнен алдан белсәң иде ул!

Картәнием сөйләгәннәрдән аның ире Иван Калинин фронтында беренче чыныгуны ала, шунда ук һәлак тә була. Н.А.Светлишинның "Орден “Победа” - полководцам" китабыннан мин Калинин фронтына И.С.Конев командовать иткәнлекне белдем. 1941 елның 5 декабрендә беренче булып контрһөҗүм башлаган әлеге фронт гаскәрләре Мәскәүне алу өчен гитлер булдырган куәтле группировканың сул як флангын тар-мар итеп, Калинин шәһәрен азат итә һәм барыннан да алдарак алга омтыла.
Картәтием сугыштан әйләнеп кайтмый. Картәниемә канцелярия почеркы белән язылган: "Ирегез хәбәрсез югалды" дигән кәгазь килә. Картәнием Иванының үлемен авыр кичерә. Еш кына ул такмаклый-такмаклый әченеп елый. Елар өчен сәбәпләре дә күп була. Ике бәләкәй бала һәм ике карт әти-әнисе. Әмма хатын-кызларның иңе ачлыкны да, ялангачлыкны да, авыр физик эшне дә башкара, барысына да түзә. Картәнием Вера Макаровна да өметен өзми, көтүен дәвам итә. Ул гомере буе иренә тугры кала һәм үлгәнче аны көтә.

Минем картәнием тол калганда утыз яше дә тулмаган була. Ул башыннан кичергәннәрне сүз белән генә аңлатып бетәрлек булмый. Үзенең тол калуын ул тыныч кичерә. Балаларын үстереп, оныкларын үстерешә. Беркайчан да эшсез утырмый: оеклар бәйли, ямый, тегә, тукмач баса. Олы яшькәчә кырыс, туры сүзле һәм изге күңелле булып кала. Аның сөйләгәннәреннән фәһем алырга була! Аның сөйләгәннәре гади һәм кирәкле иде. Бик аз нәрсәләр генә истә калуы үкенечле.

Картәтием портреты - аның якты карашы әле булса миңа ерак, тынгысыз яшьлегеннән карап торган сыман. Якыннары аны онытмый. Гамәлләрен башкарганда гомерләре буена моны картәтиебез ошатыр идеме соң дип уйлыйлар.

Безнең рус солдаты шундый булган. Хезмәт сөйгән, тормышны яраткан, ныклы крестьян тамырлары булган. Аңа сугыш кирәкмәгән. Бу каһәрле сугыш аны яраткан гаиләсеннән, яраткан эшеннән аерган. Әмма нәкъ шундый солдат Ватанны сакларга тиеш булган да. Ул үләрмен дип уйламаган, чөнки тормышны яраткан.

Күк йөзендә дар исләре тынып тормый. Җир - ярылырга торган гранатаны хәтерләтә. Әлеге вакытта планетада барган сугышларның кайсы да аны шартлатучы була ала.

Агулы болытлар күк йөзен каплавын теләмәгәннәр, җирнең һәрвакыт чәчкә атып утыруын, кояш балкуын теләгәннәр белән бергә мин: Тынычлык таләп итәм!

В.И.Даль сүзлегендә : "Хәтер ул - күңелнең үткәннәрне саклый белүе" дип укыйбыз, ягъни, ничек кенә булмасын, үткәннәрне онытмау, ә батырлыкны онытмау - киләчәк буыннарның изге бурычы.
Я закрываю старенький альбом,
Хранитель разных лет и разных судеб.
А мысли шепчут только об одном:
"Прошедших лет, увы, уже не будет".

Алина Цветкова (Явнова).

Читайте нас: