Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
22 Май 2020, 14:15

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Айнур Биргалин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Хөрмәтле дин кардәшләр!
Сезне барыгызны да якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән тәбриклим. Быел аны катлаулы шартларда каршылыйбыз.
12 майда республика Башлыгы пандемиягә бәйле Указына үзгәрешләр кертте. Сүз үзизоляция режимын бераз җиңеләйтү турында. Әмма анда 4нче пункт бар. Аңа ярашлы, халык күпләп җыелган урыннарда режим элеккечә саклана. Җомга, тәравих намазлары һәм җитеп килүче Ураза бәйрәме нәкъ шушы пунктка туры килә. Башкортстан Диния нәзарәте республика җитәкчесе сүзләрен тулысынча хуплый. Без Ураза бәйрәмен һәм арытаба да җомга намазларын күмәкләп үткәрүдән тыелып торабыз. Чөнки сәламәтлек – Ходай тарафыннан бирелгән иң зур әманәт. Без аны сакларга бурычлы.
Барыгызны да җитеп килүче бәйрәм белән! Үзегезне саклагыз!
Читайте нас: