Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
22 Май 2020, 15:30

СИН ДӘ ИҖТИМАГЫЙ КҮЗӘТҮЧЕ БУЛА АЛАСЫҢ

Регламент документлары һәм гариза үрнәкләре белән Иҗтимагый палата сайтында танышырга мөмкин.

Башкортостан Республикасы Иҗтимагый палатасы РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүен уздыруга иҗтимагый күзәтүчеләр җыюны дәвам итә.

«Иҗтимагый күзәтүче сыйфатында тавыш бирүдә катнашырга теләгән гражданнар тиешле гариза бирә алалар. Регламент документларын алдан өйрәнергә, күзәтүченең этика кодексы белән танышырга кирәк", - дип билгеләп үтте БР Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина.

Гражданнар документларны 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 40санлы йорт, «Башкортстан Республикасы иҗтимагый палатасы Аппараты», 410нчы кабинет адресы буенча тапшыра ала. Тел. 280-82-36, [email protected] Регламент документлары һәм гариза үрнәкләре белән Иҗтимагый палата сайтында танышырга мөмкин.

Март аенда Иҗтимагый палата һәм иҗтимагый оешмалар тавыш бирүгә әзерләү һәм үткәрү вакытында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Күзәтүчеләр арасында профсоюз, сәяси партияләр, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре һәм башкалар бар.

  • Читайте нас: