Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
22 Май 2020, 13:00

СПОРТ ҺӘМ ГТО ЯРАТСАҢ, ИСӘНЛЕГЕҢ НЫК БУЛЫР!

Бүгенге көндә пандемия шартларында без “сәламәтлек” сүзен бик еш куллана башладык. Ниһаять, үзебезнең организмга игътибар итә, иммунитет турында уйлана башладык. Сәламәтлекне тергезүгә караганда, саклавы мөһимрәк икәнен исәпкә алып, үзебезгә карата савыктыру чаралары арсеналын киңәйтеп җибәрдек.

Бүгенге көндә пандемия шартларында без “сәламәтлек” сүзен бик еш куллана башладык. Ниһаять, үзебезнең организмга игътибар итә, иммунитет турында уйлана башладык. Сәламәтлекне тергезүгә караганда, саклавы мөһимрәк икәнен исәпкә алып, үзебезгә карата савыктыру чаралары арсеналын киңәйтеп җибәрдек. Йокы, иртәнге зарядка, чыныгу, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар вируска һәм инфекциягә каршы торуда яхшы гадәтләрнең әз өлеше генә. Сәламәтлек саклау программасының тагын бер, һәм тагын да әһәмиятлерәк өлеше булып, спорт тора.

Күптән түгел генә “спорт” сүзенә төрдәш, яшь буынга таныш булмаган “ГТО” аббревиатурасы килеп чыкты. 2014 елдан безнең илдә физик культура һәм спорт тәрбиясе системасы актив үсеш алды, үзеңнең “Хезмәткә һәм оборонага” әзерлегеңне тикшерү мөмкинлеге туды. Заманча ГТО комплексы нидән тора соң? Ни өчен ул шулай мөһим? Нормативлар төшенчәсен ничек аңларга һәм значоклар турында ниләр белергә кирәк? Безнең районда ГТО комплексы ничек тормышка ашырыла? Шундый һәм башка сорауларга аңлатма бирүне үтенеп, без Стәрлетамак районының Бөтенсоюз физкультура-спорт комплексының ГТО Тестлаштыру үзәге мөдире С.В.ГАЛИЕВАГА мөрәҗәгать иттек.

- Светлана Васильевна, заманча ГТО комплексы нәрсә ул, шул турыда сөйләп бирсәгез иде.

- Русия Президенты Владимир Путин инициативасы һәм указы белән 2014 елдан ГТО – “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” комплексын яңарту башланды. Бу илебез халкы физик тәрбиясенең тулаем программалы һәм норматив нигезе, ул күләмле спорт һәм милләтне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән. ГТО комплексының дәүләт карарларын үтәүгә әзерлек уку йортларында, спорт секцияләрендә, гомум физик әзерлек төркемнәрендә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә физик тәрбия программасы буенча даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә һәм үзалдына алып барыла.

- Ничек уйлыйсыз, ГТО комплексында иң мөһиме нәрсә?

- Бу үзеңнең организмыңны ныграк, чыдамлырак итүгә этәргеч. Бу исәнлекне ныгыту. Һәр ел саен спорт, сәламәт тормыш рәвеше кешенең үсешендә зуррак роль уйный. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим социаль мәсьәләләр – бу сәламәтлек, физик тәрбия, укучыларның үсеше турында кайгырту һәм аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.

- ГТО нормативлары нидән гыйбарәт?

- ГТОның шарты булып һәр кешенең (6 яшьтән алып) билгеләнгән нормативларны үтәве тора. Нәтиҗәләр катлаулылыгы ягыннан өч баскычтан тора һәм бронза, көмеш яисә алтын значок белән билгеләнә. Тестлар мәҗбүри һәм теләк буенча сынаулардан тора. Мәҗбүри сынаулар тизлек, чыдамлылык, көч үсеше кимәлен ачыклый. Сайлап алынган сынаулар тизлек-көч мөмкинлекләрен, координация һәм гамәли күнекмәләрне эченә ала.

- Аерым билгеләр һәм баскычлар турында нәрсәләр белергә кирәк?

- Бөтенрусия ГТО комплексы 11 яшь категориясен үз эченә ала – бу 6 яшьтән 70кә һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен ГТО баскычлары. Шулай итеп, нормативларны үтәүдә теләге булган һәркем катнаша ала дигән сүз. Нормативларны төзегәндә катнашучының яше һәм җенесе, шулай ук әзерлек дәрәҗәсе исәпкә алына.

- Нормативларны уңышлы үтәү яшь кешенең тормышында нинди роль уйный, һәм, гомүмән, ГТО проектында катнашу нәрсә бирә?

- Бу сорауга җавап һәр кеше өчен үзенчә булырга мөмкин. Кемнеңдер үзен гаиләсендәге совет заманы ГТО значогы булган өлкән буын вәкилләре белән чагыштырып карыйсы килә. Икенчеләре исә анык нәтиҗәгә ирешергә һәм ихтыяр көчен, ныкышмалылыкларын тикшереп карыйсылары килә. Ә кемдер һәрвакыт беренче булырга гадәтләнгән: укуда да, спортта да. Һәркем үзенчә. Әмма аларның барысын да максатка омтылу берләштерә. ГТО комплексы нормаларын тапшыру яшь буында үз көчләренә ышаныч формалаштыруда аеруча мөһим булып тора, дип исәплим. Гомүмән, спорт белән шөгыльләнү һәм значок алу модалы тенденция булырга тиеш. Ә иң мөһиме – яхшы кәеф һәм тормыштан ямь табу, ә соңгы исәптә – гомерне озайту дигән сүз.

- Стәрлетамак районында Бөтенсоюз физкультура-спорт комплексының (ВФСК) ГТО Тестлаштыру үзәге нидән гыйбарәт? Сезнең алда нинди бурычлар тора? Нинди уңышларга ирештегез?

- 2015 елда безнең район халкы өчен ВФСК ГТО муниципаль тестлаштыру үзәге, 2017елда – ВФСК ГТО координация советы төзелгән. 5 ел дәвамында Үзәккә Тимерәшев Хөсәен Таһир улы уңышлы җитәкчелек итте. 2018 елда “Стәрлетамак муниципаль районында 2018-2022 елларга физик культура үсеше һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы стратегик планы” норматив хокукый акты кабул ителгән.

2019 ел нәтиҗәләре буенча ГТО комплексын тормышка ашыру буенча республика рейтингында Стәрлетамак районы 33 урынны алды. Анализ күрсәтмәләре буенча, Тест үзәге эшли башлаганннан бирле безнең районның 8 000 кешесе ВФСК ГТО интернет порталында теркәлде, нормативларны үтәүдә 3766 кеше катнашты. Шулардан 2020 елның гыйнварыннан алып бүгенге көнгә кадәр 3260 кеше теркәлгән, бу 2019 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 80%ка югарырак, нормативларны 487 кеше тапшырган. Һәм бу район халкының бик аз өлеше. Без халыкны ГТО комплексы физкультура хәрәкәтенә җәлеп итү буенча зур эш алып барырга кирәклеген аңлыйбыз. Районда хезмәт коллективлары һәм гомум халык арасында ГТО комплексын тормышка ашыру буенча төп проблемаларны хәл итәргә кирәк; ГТО автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлүне һәм ГТО комплексы нормаларын үтәүдә катнашуны планлы рәвештә алып барырга кирәк.

- ГТО нормаларын үтәүдә безнең район халкының уңышлары ничек?

Агымдагы елның беренче кварталында 200 катнашучы нормативларны тик яхшы билгесенә тапшырды. Безнең районда тиңләшердәй кешеләр байтак. Алар арасында Хлесткин Александр (Загородный авылы) һәм Федотов Олег – 9 нчы баскыч (Айгөл), Харрасов Руслан – 7 нче баскыч (Яңа Отрадовка авылы), Кинҗәгулова Динара – 6 нчы баскыч (Үрге Усылы), Богданов Шамил – 5 нче баскыч (Бүреказган авылы). Алар спорт белән даими шөгыльләнә һәм нормативларын алтын билгегә тапшыра.

-Халыкны җәлеп итү буенча нинди эш формалары кулланасыз?

- Хезмәт коллективлары арасында кышкы һәм җәйге фестивальләр үткәрәбез, Спартакиадалар әзерлибез. Теләге булган барлык кешегә тест режимында сынаулар үтәргә әзерләнү, күнекмәләр үтү мөмкинлеге бирәбез. Пандемия тәмамлану һәм чикләүләрне бетерү белән “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” комплексында һәр потенциаль катнашучы безнең үзәккә килеп үзенең көчен тикшерә ала. Шулай ук безнең социаль челтәрләр актив эшли, һәркем безнең белән бергә онлайн күнекмәләр вакытында ачык доступта нормативларны башкарып, яңа кешеләрне кызыксындыра ала.

-Карантин һәм үзизоляция чорында нинди чаралар үткәрелә?

-Әйтеп үтүемчә, социаль челтәрләрдә актив эш алып барыла: Вконтактеда “ГТО Стерлитамакский район” берләшмәсе һәм Инстаграмда “gto_raion”. Мәсәлән, 1 майда “Әти, әни, мин – гаилә ГТО тапшыра” видео-конкурсы тәмамланды, анда Рощинскийдан Кинҗәбулатовлар гаиләсе җиңүче булды. Җиңүнең 75 еллыгына ГТО нормативы “кулларда күтәрелү” (отжимание) буенча “Җиңү марафоны” үткәрдек, анда катнашучылар 75әр тапкыр күтәрелеп, үзләренең битендә “МарафонПобедыГТОСтерлитамакский район” хэштэгы белән видео куйды. Шунысын билгеләп үтәсе килә, марафонда безнең район халкы гына түгел, ә башка муниципатилетлардан да теләп катнаштылар.

- Онлайн-режимда Сез табат-күнекмәләр һәм аэробикадан занятиеләр үткәрәсез. Бу уй каян барлыкка килде һәм занятиеләргә ничә кешене җәлеп итә алдыгыз?

-Гомумән, занятиеләрне мин 2019 ел декабреннән Рощинский авылы мәктәбе спортзалында үткәрә башлаган идем. Төркемгә авылның 15-50 яшьлек хатын-кызлары актив кушылды. Атнасына өч тапкыр без 30 кешедән торган төркем белән күнекмәләр үткәрдек. Барысын да үзизоляциягә җибәргәч, кызлар белән онлайн-күнекмәләр үткәрү юлын таптык. Шунысы куанычлы, безгә башкалар да кушылды. Күнекмәләр вакытында ГТО нормаларын тестлаштырабыз, анда катнашучылар зур кызыксыну белән үзләренең мөмкинлекләрен тикшерә, аларга нормативны ничек башкарганнарын белүе кызыклы. Бик күп уңай бәя язалар, бу күнекмәләрне дәвам итүгә этәргеч бирә, ә алар исә асылда ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек булып тора.

-Әңгәмә ахырында районда Тестлаштыру үзәге планнары белән уртаклашсагыз иде.

-Төп эш – җәйге ГТО нормалары Тапшыру фестивале оештырып, хезмәт коллективларын, учреждениеләрне, Стәрлетамак районы халкының барлык яшь төркемен ГТО физкультура хәрәкәтенә җәлеп итү буенча эшне активлаштыру. Физкультура һәм спорт белән даими занятиеләр тормыш рәвешенә әверелсен өчен безгә ГТО комплексы нормаларын күпләп кертергә кирәк.

-Кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт. Халыкның физик тәрбиясе кимәлен арттыру эшендә уңышлар телибез.

А.САРЫ әзерләде.

БЕЛЕШМӘ

Хезмәт юлын Рощинский авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлаган. 2002-2017 елларда – БР “Рощинский” совхозы дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесендә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы. 2019 елга кадәр предприятиенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча әйдәүче белгече. Әлеге вакытта Стәрлетамак районы спорт мәктәбенең Рощинский авылында фитнес-аэробика буенча тренер булып эшли, шулай ук муниципалитетның ГТО Тестлаштыру үзәген җитәкли.

Намуслы хезмәте һәм физик культура һәм күмәк спортны үстерүгә, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән өлеше муниципаль район Хакимияте, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы Мактау грамоталарына, Русия Федерациясе Спорт министрлыгы дипломына лаек, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты белән билгеләнгән.

Рощинский авылында тора, ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

* * *

Башкортстанда 69 ГТО Тестлаштыру үзәге бар. Республиканың 405 меңнән ашу кешесе 2020 ел башына торышы буенча “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” автоматлаштырылган системасында теркәлгән.

Башкортстан югары уку йортлары укырга кергәндә абитуриентларга өстәмә баллар исәпли. Русия Оборона министрлыгының 1147 санлы боерыгына ярашлы, агымдагы елда “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре булган укырга керүчеләргә 1дән 10гача балл өстәлә.

Уфа дәүләт авиация техник университетына – 1 балл; Уфа дәүләт нефть техник университетына – 5 балл; Башкорт дәүләт университетына – 3 балл; БДАУ – 5 балл; УГУЭС – 2 балл; БГПУ – 2 балл; БГМУ – 1 балл; УЮИ МВД РФ – 3 балл; БАГСУ – 5 балл; БИФК – 5 балл; УфИПС – 2 балл.

  • * * *
  • 2016 елда комплекс нормаларын тапшыру буенча чараларда 987 кеше катнашты, алардан 279ы на ГТО значогы бирелде: 13 кеше – алтын, 88 – көмеш, 168 кеше бронза значокка лаек булды.

    2018 елда 1010 кеше норматив тапшырды, алардан 291енә комплекс значоклары тапшырылды: 145 – алтын, 55 – көмеш, 91 бронза значок.

    Биш ел эчендә Стәрлетамак районыннан барлыгы 448 кеше - алтын, 1197 – көмеш, 1076 – бронза значогына ГТОның сынау нормативларын үтәде.

    Читайте нас: