Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
22 Май 2020, 13:25

УРАЗА БӘЙРӘМЕН ӨЙДӘ ҮТКӘРИК!

РФ Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйләрендә билгеләп үтәргә өндәде.

Россиядә Covid-19 инфекциясе таралуны булдырмас өчен, РФ Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйләрендә билгеләп үтәргә өндәде. Бу хакта дәүләт башлыгы Дагыстан Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм вәкилләре белән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хәзер барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае, Ураза ае бара. Быел ул 24 апрельдә башланды, бу атнада, Ураза бәйрәме алдыннан, 23 майда тәмамланачак. Республикада бу бәйрәмгә мөнәсәбәтне, гореф-гадәтләрне саклауларын беләм. Дин әһелләре ислам динен тотучыларны бәйрәмне өйдә билгеләп үтәргә, бергәләп намаз укудан һәм дуслар, зур компанияләр белән бергә җыелу традициясеннән баш тартырга чакыра. Бу үтенечне ишетерләр дип өметләнәм», — диде Владимир Путин.

Читайте нас: