Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
22 Май 2020, 12:30

ЯЗГЫ ЧАКЫРЫЛЫШ БАРА

12 майдан Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 1 апрельдә башланган язгы чакырылыш кампаниясе буенча барлык чаралар дистанцион рәвештә үткәрелде.

12 майдан Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 1 апрельдә башланган язгы чакырылыш кампаниясе буенча барлык чаралар дистанцион рәвештә үткәрелде.

Коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймас өчен, биредә барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә. Әйтик, хәрби комиссариат территориясенә керү юлында барьер чик оештырылган, анда учреждение хезмәткәрләре контактсыз термометр белән температураны үлчи, шулай ук монда кулларны антисептик белән эшкәртәләр. Моннан тыш, хәрби комиссариат бинасына бару юлында 1,5 метр саен социаль дистанцияне үтәү өчен тамга төшерелгән. Хәрби комиссариат биналарында даими рәвештә дезинфекция һәм санитар эшкәртү үткәрелә. Шулай ук бер үк вакытта медицина комиссиясен узучы гражданнар саны да кимегән. Кыскасы, хәрби хезмәткә чакырылучыларның тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелә.

Барьер контролен узганнан соң, балалар битлекләрдә медицина комиссиясе үтүгә юллана. Призывниклар үз чиратларын көтә торган залда да урындыкларда һәм эскәмияләрдә дистанцияне саклау тамгасы куелган.

Һәр призывникның сәламәтлеген тугыз табиб-белгеч бәяли. Аларның бәяләмәләре нигезендә хәрби хезмәткә яраклылык категориясе буенча нәтиҗәләр ясала. Бу категориягә теге яки бу егетне гаскәрләрнең кайсы төренә җибәрүләре бәйле булачак.

Стәрлетамак шәһәре һәм Стерлетамак районы хәрби комиссары Р.Г. Кантимиров сүзләренә караганда, медицина һәм чакыру комиссиясен 2600гә якын яшь кеше үтәчәк. Эш хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм хәрби хезмәткә җибәреләчәк гражданнар белән генә алып барыла. 18 яше тулган 11 сыйныф укучылары бу язда комиссиягә чакырылмаячак. Быелгы язгы чакырылыш кампаниясе барышында хәрби комиссариат тарафыннан Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына 387 граждан, шул исәптән районнан 50гә якын кеше чакырылачак. Беренче солдатка озату 27 майда планлаштырыла.

Коронавирус таралуга юл куймас өчен, армиягә китәр алдыннан дүрт көн кала, призывниклар COVID-19га анализ тапшырачак. Тискәре нәтиҗәдә алар республика җыелма пунктына юл тота. Анда һәр призывник тагын бер тапкыр медицина тикшерүе уза һәм COVID-19га кабат анализ ясала. Тискәре нәтиҗә алганнан соң гына, гражданин ашыгыч хәрби хезмәт үтү урынына юл тотачак.

Николаевка авылыннан Айгиз Мәхмүтов һәм Мариинскийдан Илнур Гыймалетдинов та медицина комиссиясен узды. Икесе дә-студентлар: Айгиз - һөнәри-техник, Илнур химия-технология көллиятендә укый. Тиздән алар һөнәри белем турында дипломнар алачак. Ә алда – армия хезмәте.

Егетләр фикеренчә, армия - чын тормыш мәктәбе, ул холык тәрбияли һәм чыныктыра, нәрсәгә дә булса өйрәнергә, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Ә без аларга хезмәт елының сизелмичә һәм файдалы узуын телибез.

...Тиздән хәрби хезмәткә китәсе егетләр өчен чын армия тормышы башлана – расписание буенча йокыдан тору һәм яту, уку дәресләре, марш-бросоклар һәм башка бик күп нәрсәләр. Якташларыбызга илебезнең кайсы гына почмагында хезмәт итәргә туры килмәсен, армия хезмәтен намус белән алып баруларын һәм бер елдан соң исән-сау әйләнеп кайтуларын телисе килә.

Г. ТИМЕРБАЕВА.

Ю. НЕСТЕРЕНКО фотосы.

1 апрельдә Русиядә язгы чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 2020 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Республикада язгы чакырылышта биш меңнән артык яшь егетне хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла.

Читайте нас: