Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
24 Май 2020, 11:00

Хөрмәтле Стәрлетамак районы мөселманнары!

Сезне Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!

Хөрмәтле Стәрлетамак районы мөселманнары!

Сезне Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!

Ураза бәйрәме – изге уразаның төп кануннарын - рухи чистарыну, тынычлык, сөю, шәфкатьлелек, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Бу мәңгелек кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләр кешеләренә бердәй якын һәм аңлаешлы. Алар татулыкка һәм иҗатка, миһербанлыкка, мохтаҗларга ярдәм итәргә этәрә, тынычлык һәм бердәмлек нигезе булып тора.

Кадерле якташлар, сезгә сәламәтлек һәм тынычлык телим. Әлеге бәйрәм һәр йортка яхшы кәеф, иминлек алып килсен!

М.МУСАКАЕВ,

Стәрлетамак районы муниципаль район Советы рәисе.

* * *

Ураза бәйрәме, изге айны тәмамлап, үзе белән шатлык, ышаныч, рухи һәм әхлакый камиллек алып килә, барыбызга да изге эшләр һәм гамәлләргә этәргеч бирә, мохтаҗларга ярдәм итү теләге уята. Бу әлеге килеп туган хәлдә аеруча мөһим булып тора.

Рамазан ае изге гамәлләребезне арттырсын, күңелләребезне саф һәм чистарак итсен. Изгелек эшләү теләге арытабан, көндәлек тормышта да безне озатып барыр дип ышанам.

Әлеге якты бәйрәм көннәрендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, изге эшләр, уңышлар, бәхет телим! Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын, сезгә һәм якыннарыгызга мәхәббәт, тыныч күк йөзе юлдаш булсын!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ,

район Хакимияте башлыгы.

Читайте нас: