Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 Май 2020, 11:10

УРАЗА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

Ходайның рәхмәте һәм мәрхәмәте ирешсен сезгә!

Ходайның рәхмәте һәм мәрхәмәте ирешсен сезгә!
24 майда, яңа ай күренгәч без Рамазан аеның тәмамлануын күрәбез, бу сагышлы да, куанычлы да, чөнки без ураза аен тәмамлап, шатлык тойгылары кичерәбез. Бу көнне диндарларның күңеле Аллаһы Тәгалә аларга изге Рамазан аен бүләк иткәне, аңа көндезге ураза, төнге намазлар уку, сәхәргә тору, тәүбәгә килү, изге эшләр эшләп үткәрү мөмкинлеге биргәнгә сөенә. Чөнки бу ай ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә, мәрхүмнәр рухына дога кыла торган ай. Күпме кеше тәмугъ утыннан котыла, гонаһларыннан арына. Рамазан-шәриф ае күңелне тәртипкә салу ае ул. Арытабан әлеге айда алган рухи көч белән тормыш юлын дәвам итү. Тормышта кылган һәр гонаһалы эш күңелебездә кара тап булып ята. Шул кара таптан котылу өчен Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аен биргән дә инде. Бер хәдистә: “Барыгызны да кичерәм, Рамазан аеннан сез сабый бала булып чыгарсыз”, диелгән.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Билгеле сәбәпләр буенча быел мәчетләрдә бәйрәм намазлары үтми, шуңа күрә гаиләгез эчендә үзегез, балаларыгыз һәм якыннарыгызга бәйрәм оештырыгыз. Иң мөһиме, бәйрәм һәркемнең күңелендә булырга тиеш. Моны якыннарыгызга һәм туганнарыгызга җиткерергә тырышыгыз. Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, кичерүен сорагыз.
Исламның ике олы бәйрәменең берсе – Ураза бәйрәме белән котлыйм. Бу көнне сезгә тынычлык һәм сәламәтлек телим. Ходай Тәгаләдән коронавирустан саклавын сорыйк. Уңышлар юлдаш булсын һәм гаилә учагының җылысы күңелләрегезне җылытып, шатлыклар биреп торсын. Өйләрегез иман нурына бай, тормышыгыз бәрәкәтле, табыннарыгыз мул булсын!

Изге догалар һәм ихлас теләкләр белән Ришад хәзрәт

Читайте нас: