Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
25 Май 2020, 21:35

Октябрьский шәһәренә бөҗәкләр һөҗүм итә

Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләр чаң суга. Шәһәр халкы зур бөҗәкләр һөҗүменә дучар булган.

Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләр чаң суга. Шәһәр халкы зур бөҗәкләр һөҗүменә дучар булган. Бөҗәкләрнең фотосурәтләре белән алар социаль челтәрләрдә уртаклаша. Билгеле булганча, шәһәргә бик шәп ефәк корты төшкән. Алардан 300 төр үсемлекләр, куаклар һәм агачлар зыян күрә. Шаһитлар бөҗәкләрнең күплеген алмагачларда күреп була, дип хәбәр итә. Бакчачылар бу зәхмәттән бернинди химик матдәләр белән дә арынып булмый, дип зарлана. Борчулы комментаторлар киләсе елга нәтиҗәләрнең бик җитди булырга мөмкинлеген билгеләп үтә. Мондый күренешнең бер сәбәбе итеп җылы кышны атыйлар. "Бүген пыяла юа торган сыеклык сиптем - башта катып калдылар, бер сәгатьтән соң җанландылар. Алардан берни дә ярдәм итми", - дип язган берәү. Менә шундый хәлләр. Фото: bashnews.ru

Фото: vk.com

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Kotkarigiz-b--kl-r---m-it-285549/

Читайте нас: