Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 Май 2020, 13:50

«Танып» шифаханәсендә карантинда булган вахтачылар кайтып китте

10 майдан Аскын районында урнашкан «Танып» шифаханәсе Якутиядән кайткан 200 вахтовикның вакытлыча яшәү урынына әверелде. Алар арасында район халкы да бар.

10 майдан Аскын районында урнашкан «Танып» шифаханәсе Якутиядән кайткан 200 вахтовикның вакытлыча яшәү урынына әверелде. Алар арасында район халкы да бар.

Аларның һәркайсын Аскын үзәк район хастаханәсе табиблары карады, COVID-19га тикшерү өчен биоматериал алынды, флюорографик тикшерү үткәрелде. Кайтучыларның өчесендә инфекция расланган иде. Аларны тиз арада Бөре дәваханәсенә озаттылар.

Вахтовиклар бөтен кирәкле әйберләр: душ, санузел, шәхси гигиена чаралары, интернет, телевизор булган номерларга урнаштырылган иде. Туклану номерларда оештырылган иде. Шулай ук тәүлек әйләнәсе колл-үзәк эшләде, анда килеп туган проблемаларны оператив хәл итә бардылар.

Бүген, 14 көнлек обсервациядән соң, вахтовиклар гаиләләре янына юлланды.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Tanip-shifahan-send-ge-observatordan-vahtoviklar-kaytip-kitte-285752/
Читайте нас: