Спикерлар арасында - Wildberries, OZON, Mail.ru Group, Яндекс, AliExpress топ-менеджерлары, җәмәгать эшлеклеләре, үсеш институтлары вәкилләре, икътисадчылар. Актуаль программаны Эшкуарлык атналыгы сайтында карарга мөмкин. Шунда ук форумда катнашучыларны теркәү уза. Оештыручылар сүзләренчә, бу ел бөтендөнья икътисадына көчле йогынты ясады. Традицион бизнес өчен стандарт булмаган карарлар һәм юнәлешләр таләп ителә. Яңа хәлләр онлайн-инструментларны үзләштерү аша үз продуктларын һәм хезмәтләрен үстерү һәм алга җибәрү кирәклеген дәлилли. Чара эшкуарларга бизнесны санлы форматка күчерергә һәм кризиста яңа офыкларны күрергә ярдәм итәчәк.