Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 Май 2020, 11:20

БУ АТНА ҖЫЛЫ БУЛМАКЧЫ...

Республикага җәй килә!

Республикага җәй килә! Башкортстанда яңа эш атнасы чын җәйгечә булмакчы.
Якын көннәрдә Башгидромет синоптиклары яңгырлы һәм яшенле 30 градуслы эсселек вәгъдә итә. Бүген, 26 майда, республиканың кайбер районнарында һава 29 градуска кадәр җылыначак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төньяк-көнбатыштан искән җил көнчыгыштан уртача җилгә күчә. Чәршәмбе көнне, 27 майда, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәюе ихтимал. Төнлә термометр баганалары 9-14 градуска, көндез 31 градуска кадәр җылылыкны күрсәтәчәк. Пәнҗешәмбе көнне, 28 майда, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Явым-төшемнең яшенле яңгырлар рәвешендә булу ихтималы да сакланып кала. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан уртача тизлектә , вакыты-вакыты белән көчәячәк. Төнлә - 12-17 градус, көндез - 21-26, көньякта 31 градус җылы булачак.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: