Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 Май 2020, 13:50

Дим бистәсендә балалар бакчасы ачылды

Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында башкалабызда тагын да дүрт балалар бакчасын төзү эшләре алып барыла.

Башкаланың Дим бистәсендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды.

Уфада "Дим-6" яңа кварталында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланды.

Бинаның гомум мәйданы 5 мең квадрат метрдан артып китә. 252нче балалар бакчасы мөдире Татьяна Пивоварова мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең балаларны кабул итүгә тулысынча әзер булуын белдерде. Монда барлыгы 12 төркем булачак, шуларның икесе - ясле төркеме.

Бакчада 24 педагог, физик культура буенча инструктор, өлкән тәрбияче, психолог, 2 шәфкать туташы һәм логопед, 12 кече тәрбияче эшләячәк. Балалар бакчасында заманча азык-төлек блогы бар, 4 тапкыр ашату оештырылачак, анда 6 кеше эшләячәк.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше бәясе 250 миллион сум тәшкил иткән. Бу суммага, төзелеш-монтаж эшләреннән тыш, җиһазлар һәм барлык кирәк-яраклар бәясе дә кергән.

"Промэнерго" төзелеш оешмасы директоры Тимур Акмалетдинов сүзләренчә, объектта эшләр 2018 елның декабрендә башланган. Төзелеш вакытында заманча һәм сыйфатлы материаллар кулланылган, эшләрне финанслауда да проблемалар булмаган.

"Мин Дим районында яшәүчеләрне котларга телим. Алар яхшы бүләк алды, анда балалар өчен бөтен шартлар тудырылган. Биредә бик уңайлы һәм матур, барысы да яшь уфалыларны үстерү, алар сәламәт, белемле һәм энергияле булып үссен өчен зәвык һәм мәхәббәт белән эшләнгән. Уфада бүгенге көндә 38 балалар бакчасы һәм 40 мәктәп төзергә кирәк. 12 мәктәп реконструкция таләп итә", - диде Уфа мэры Өлфәт Мостафин балалар бакчасы белән танышканда.

Фото: bashinform.ru

Автор: Резеда Галикәева

Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: