Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 Май 2020, 16:20

Хөрмәтле Стәрлетамак районы эшкуарлары!

Һөнәри бәйрәмегез – Русия эшкуарлары көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Һөнәри бәйрәмегез – Русия эшкуарлары көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Бу көнне без үзләренең эшен оештырып, аны уңышлы үстерә алган һәм район икътисадында үз урынын тапкан һәм тотрыклы биләгән энергияле, инициативалы кешеләрне тәбриклибез. Үзеңнең эшең – бу җиңел булмаган, әмма кирәкле хезмәт. Сез чын мәгънәсендә мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз, социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә саллы өлеш кертәсез. Бу сәләт тә, бер үк вакытта хөрмәткә һәм хуплауга лаек зур хезмәт тә. Сез яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм уңайлыклар белән тәэмин итәсез, социаль проблемларны хәл итүдә актив катнашасыз, районны үстерүгә тәҗрибәгез һәм иҗади көчегезне саласыз. Без бизнес һәм властьның үзара хезмәттәшлек формаларын үстерәбез һәм үз эшләрен булдырган эшлекле кешеләргә ярдәм итүне район Хакимияте эшендә өстенлекле юнәлеш дип исәплибез.

Хезмәтегез өчен рәхмәт. Уртак тырышлык белән кече һәм урта бизнесны тотрыклы үстерә алырбыз дип ышанам.

Барлык хәйрия акцияләрендә катнашкан, урындагы инициатвиваларны хуплауда актив катнашканнарның өлеше бәяләп бетергесез. Мондый талант һәм хезмәт сөючәнлек, максатчанлык һәм көчле холык ихтирамга һәм яклауга лаек.

Энтузиазмыгыз, фидакарь хезмәтегез, район икътисадына керткән өлешегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Эшкуарлык үрнәге бу эшкә үз эшен ачарга теләүчеләрне җәлеп итүгә, эшкуарлык эшчәнлегенә җәмәгать тануы артуга булышлык итсен.

Планнарыгызның гамәлгә ашуын, ныклы сәламәтлек, озак елларга көч-куәт, оптимизм телим!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ, район Хакимияте башлыгы.

Фото: vk.com

Читайте нас: