Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 Май 2020, 11:10

"Үкенечләр бар инде алар",- ди Хәниянең кызы Алия

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәевага үзенең кичерешләрен "Интертат" хәбәрчесенә сөйләгән.

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәевага үзенең кичерешләрен "Интертат" хәбәрчесенә сөйләгән.

"Үкенечләр бар инде алар. Без яшь чакта дөнья куабыз бит. Кияүгә чыгарга ашыгабыз, эш дип янабыз. Мин шуны аңладым: дөнья артыннан куган вакытта туганнарың, якыннарың белән сөйләшергә вакыт табарга кирәк икән. Әни безгә кунакка килгәч, и чаба торган идем. Әни бездә вакытта өй эшләрен эшләп өлгерим әле дип уйлый идем. Әни: «И, кызым, арыдың бит инде, утырып тор инде азрак, аннары карарсың», — дия иде.

Аннары аның һәрвакыт бергәләп фотога төшәсе килде. Ә мин фотога төшәргә яратмыйм. «Әй, әйдә үзеңне генә төшерим әле» — дип, төшми идем. Минем шуңа күрә әни белән төшкән фотографияләрем бик аз. Юк диярлек.

Без Әминә белән бик күп вакыт таләп итә торган бию түгәрәгенә йөрдек. Шул шөгылебез әни белән үткәрәсе күп вакытымны урлады. Әни гастрольләрдә. Бер-ике генә көнгә кайтса да, оныклары янына чаба. Төнлә кайта икән, иртән уяну белән килеп җитә. Һәрвакыт оныкларын күрергә ашкына иде. Аның буш вакыты булганда да, Әминәнең биюе аркасында, әни белән күрешә алмый кала идек. Әни үлгәч, без ул түгәрәкне ташладык. Балаларыбызның талантларын артык үстерергә тырышып, гаилә мөнәсәбәтләребез читтәрәк кала. Алар белән сөйләшер, уйнар өчен дә вакыт калдырырга кирәк икән. Без хәзер үз җаебызга, графигы артык тыгыз булмаган түгәрәкләргә генә йөрибез.

Әни оныкларын шулкадәр ярата иде. Рамазанны бала тудыру йортыннан чыгарган көнне ул башка шәһәрдә концертта иде. «Выпискага кайтып җитәм. Бер сәгать торам да кире китәм», — ди. Мин ачуландым, «выписка өчен генә йөрмә, әни», — дим. Юк, тыңламады. Икенче шәһәрдән безгә кайтып, бер сәгать утырып, китеп барды шул көнне. Рамазанны күрер, безне каршы алыр өчен генә ничә чакрым ара үтеп кайтты. Менә бу аның оныкларын ничек яратуын күрсәтә.

Рамазанның бәби чәен үткәрү алдыннан әнинең гастрольләре иде. Аның җаена туры китереп, ашның көнен билгеләдек. Һәм шул бәби чәенә берничә көн кала, ул авырып китеп, дәваханәгә кереп ятты. Ә без ни өчендер бәби чәен күчермәдек. Тагын җыелырбыз әле дип уйланылгандыр инде. Дәваханәдән чыккач, әни туры Тәтешлегә кайтып китте. Аның Рамазанның бәби чәендә булмавы күңелемдәге иң зур үкенеч булып калды."
Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне җитә. Шушы уңайдан 28 майда Уфа вакыты белән 13 сәгатьтә аның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина белән "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсендә очрашу узачак.
Карарга онытмагыз!

Фото: actionviewphotography.com


Автор: Резида Валитова

Читайте нас: