Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
27 Май 2020, 15:00

БИЛЕҢ БӨКСӘҢ, ТИРЕҢ ТҮКСӘҢ, БӘХЕТ АЯК АСТЫНДА

Кыш көне ял иткән басуларда тракторлар тавышы гүләп тора. Чәчү тулы көченә бара! Үрге Усылыдан яшелчәче Зинур Вәлиев өчен ул 3ай элек башланды: ул февральдә үк теплицасына кыярлар чәчте.Аларны чәчкәнче теплицаларын модернизацияләүне тәмамлаганнар, бу эш үткән елның июлендә үк башланган булган, чираттагы яшелчә җыю сезонын тәмамлану белән эшкә керешкәннәр.“Бу нәрсәгә бәйле? Теплицагыз яхшы эшли, уңышларыгыз да әйбәт иде бит”, - дип сорыйм эшкуардан.“Хәзер яшелчәне ике тапкыр күбрәк җыеп алачакбыз”, - ди Зинур Мөхтәр улы.Аның сүзләренә караганда, теплица хуҗалыгын модернизацияләү уңышны арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Аны иске теплицаларны сүтүдән башлаганнар. Аңа кадәр берничә ай алдан тиешле материалларны һәм җиһазларны сатып алганнар: тимер конструкцияләр, Грециядә җитештерелгән пленка, Италия газ җылыткычлары. Иң элек, аларны урнаштырганчы газ һәм электр челтәрләрен алыштырырга кирәк була. Эш гаять зур, башта тиешле оешмалар белән килешүләр төзергә, трансфоматор подстанциясен төзүгә рөхсәт алырга кирәк.Барысын да эшлиләр. Хәзер инде арка тибындагы теплицаны урнаштырырга, җиһазларны монтажларга, яктылык үткәрергә кирәк. Үзеңнең подстанцияң булу күп проблеманы хәл итә: иң мөһиме, ул авыл электр челтәренә көчергәнешне бетерә, чөнки теплицаларны яктырту өчен күп электр энергиясе таләп ителә. Гыйнварда барлык төзелеш, көйләү эшләрен тәмамлыйлар. Зинур Мөхтәр улы эшләрне район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков булышлыгы белән кыска вакытта башкарып чыгу мөмкин булды ди. Әнвәр Равил улы эш башлангач берничә тапкыр төзелеш объектында булган, сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм иткән.“Маша” сортлы кыярларның беренче уңышын март башында алганнар. Бу сортын усылы яшелчәчеләре 13 ел элек сынап караган һәм аннан канәгать калган. Шуңа күрә шәхси эшкуар Вәлиевның теплица хуҗалыгында ул озак үсәр дип уйлыйсы килә. Кыярларны көн аралаш җыеп алалар.Сеньор помидорны үстерү өчен күп тапкыр пробалар эшләгәннән соң “Мей Шуай” малиновый сортын сайлап алганнар. Помидорларның беренче уңышын 1 майда җыйганнар.Вәлиевларның эшләү чорында сигез кешедән торган тотрыклы коллектив тупланган. Кече уллары Илдар – әтисенең уң кулы. Ул водитель дә, экспедитор да, товаровед та. Иртән иртүк яшелчәләрне магазиннарга илтү өчен ул юлга чыга. Экологик чиста шартларда үскән тәмле усылы кыярлары һәм помидорларын халык теләп ала. Аларны Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Күмертау һәм туган Стәрлетамак районы магазиннары аша саталар. Шундый бер сәүдә ноктасы - Усылы авылына кергән урында “Усылы” магазины, ул Раевка тракты автомагистраленнән берничә метр ераклыкта урнашкан.Аның хуҗасы Ләйлә Вәлиева. Бу сәүдә ноктасы Зинур Мөхтәр улы һәм аның хатынының беренче эшкуарлык тәҗрибәсе. 1999 елда Вәлиевлар күптән бушаган һәм вакыт үтү белән җимерелә башлаган магазин бинасын сатып ала. Аны капиталь ремонтлау өчен кредит алалар. Ремонтны үзләре ясый, уллары булыша. Мастерын да, прорабын да яллыйсы булмый, чөнки Зинур Мөхтәр улының беренче һөнәре төзүче, шәһәр төзелешләрендә мастер булып эшләгән. Уйлаганча матур итеп ремонтлап та алганнар, матур, иркен бина килеп чыккан. Дизайнын Ләйлә Әнвәр кызы кайгырткан. 2000 елда магазин ишекләрен ачкан. Вәлиевларның эшкуарлык стажына быел 20 ел тула булып чыга бит!“Усылы” магазинына Үрге һәм Түбәнге Усылы авылы халкы гына йөрми. Бирегә үтеп баручы зур йөк һәм җиңел машиналар да еш моннан товар ала, махсус туктап усылы яшелчәләрен алучылар да юк түгел.Кыю рәвештә “усылы кыярлары һәм помидорлары” брендка әверелде дияргә мөмкин. Ул хәтта нык сайланган сатып алучыларга да ошады.13 ел эшләү чорында Вәлиевларның яшелчәчелек эшчәнлеге шәхси предприятиесе үзен заманча, тотрыклы эшләүче хуҗалык итеп танытты, алар ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый. Димәк, алда яңа казанышлар һәм уңышлар көтә. Вәлиевлар дөньяны алга этәрүчеләрнең берсе дип һич икеләнми әйтергә була.Р.ИЛЬКИНА.

К

ыш көне ял иткән басуларда тракторлар тавышы гүләп тора. Чәчү тулы көченә бара! Үрге Усылыдан яшелчәче Зинур Вәлиев өчен ул 3ай элек башланды: ул февральдә үк теплицасына кыярлар чәчте.

Аларны чәчкәнче теплицаларын модернизацияләүне тәмамлаганнар, бу эш үткән елның июлендә үк башланган булган, чираттагы яшелчә җыю сезонын тәмамлану белән эшкә керешкәннәр.

“Бу нәрсәгә бәйле? Теплицагыз яхшы эшли, уңышларыгыз да әйбәт иде бит”, - дип сорыйм эшкуардан.

“Хәзер яшелчәне ике тапкыр күбрәк җыеп алачакбыз”, - ди Зинур Мөхтәр улы.

Аның сүзләренә караганда, теплица хуҗалыгын модернизацияләү уңышны арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Аны иске теплицаларны сүтүдән башлаганнар. Аңа кадәр берничә ай алдан тиешле материалларны һәм җиһазларны сатып алганнар: тимер конструкцияләр, Грециядә җитештерелгән пленка, Италия газ җылыткычлары. Иң элек, аларны урнаштырганчы газ һәм электр челтәрләрен алыштырырга кирәк була. Эш гаять зур, башта тиешле оешмалар белән килешүләр төзергә, трансфоматор подстанциясен төзүгә рөхсәт алырга кирәк.

Барысын да эшлиләр. Хәзер инде арка тибындагы теплицаны урнаштырырга, җиһазларны монтажларга, яктылык үткәрергә кирәк. Үзеңнең подстанцияң булу күп проблеманы хәл итә: иң мөһиме, ул авыл электр челтәренә көчергәнешне бетерә, чөнки теплицаларны яктырту өчен күп электр энергиясе таләп ителә. Гыйнварда барлык төзелеш, көйләү эшләрен тәмамлыйлар. Зинур Мөхтәр улы эшләрне район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков булышлыгы белән кыска вакытта башкарып чыгу мөмкин булды ди. Әнвәр Равил улы эш башлангач берничә тапкыр төзелеш объектында булган, сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм иткән.

“Маша” сортлы кыярларның беренче уңышын март башында алганнар. Бу сортын усылы яшелчәчеләре 13 ел элек сынап караган һәм аннан канәгать калган. Шуңа күрә шәхси эшкуар Вәлиевның теплица хуҗалыгында ул озак үсәр дип уйлыйсы килә. Кыярларны көн аралаш җыеп алалар.

Сеньор помидорны үстерү өчен күп тапкыр пробалар эшләгәннән соң “Мей Шуай” малиновый сортын сайлап алганнар. Помидорларның беренче уңышын 1 майда җыйганнар.

Вәлиевларның эшләү чорында сигез кешедән торган тотрыклы коллектив тупланган. Кече уллары Илдар – әтисенең уң кулы. Ул водитель дә, экспедитор да, товаровед та. Иртән иртүк яшелчәләрне магазиннарга илтү өчен ул юлга чыга. Экологик чиста шартларда үскән тәмле усылы кыярлары һәм помидорларын халык теләп ала. Аларны Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Күмертау һәм туган Стәрлетамак районы магазиннары аша саталар. Шундый бер сәүдә ноктасы - Усылы авылына кергән урында “Усылы” магазины, ул Раевка тракты автомагистраленнән берничә метр ераклыкта урнашкан.

Аның хуҗасы Ләйлә Вәлиева. Бу сәүдә ноктасы Зинур Мөхтәр улы һәм аның хатынының беренче эшкуарлык тәҗрибәсе. 1999 елда Вәлиевлар күптән бушаган һәм вакыт үтү белән җимерелә башлаган магазин бинасын сатып ала. Аны капиталь ремонтлау өчен кредит алалар. Ремонтны үзләре ясый, уллары булыша. Мастерын да, прорабын да яллыйсы булмый, чөнки Зинур Мөхтәр улының беренче һөнәре төзүче, шәһәр төзелешләрендә мастер булып эшләгән. Уйлаганча матур итеп ремонтлап та алганнар, матур, иркен бина килеп чыккан. Дизайнын Ләйлә Әнвәр кызы кайгырткан. 2000 елда магазин ишекләрен ачкан. Вәлиевларның эшкуарлык стажына быел 20 ел тула булып чыга бит!

“Усылы” магазинына Үрге һәм Түбәнге Усылы авылы халкы гына йөрми. Бирегә үтеп баручы зур йөк һәм җиңел машиналар да еш моннан товар ала, махсус туктап усылы яшелчәләрен алучылар да юк түгел.

Кыю рәвештә “усылы кыярлары һәм помидорлары” брендка әверелде дияргә мөмкин. Ул хәтта нык сайланган сатып алучыларга да ошады.

13 ел эшләү чорында Вәлиевларның яшелчәчелек эшчәнлеге шәхси предприятиесе үзен заманча, тотрыклы эшләүче хуҗалык итеп танытты, алар ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый. Димәк, алда яңа казанышлар һәм уңышлар көтә. Вәлиевлар дөньяны алга этәрүчеләрнең берсе дип һич икеләнми әйтергә була.

Р.ИЛЬКИНА.

Читайте нас: