Мәскәүдә 5 яшьлек мәчедән COVID-19га тест алганнар һәм ул уңай нәтиҗә күрсәткән. Песине хуҗасы белән өйдә карантинга урнаштырганнар. Бу хакта Россельхознадзорга таянып, “Интерфакс” хәбәр итә.
“18 майда Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек итү ведомствосына (Россельхознадзор) йорт хайванын коронавируска тикшертү максаты белән 5 яшьлек мәче хуҗасы мөрәҗәгать иткән. Мәчене моңа кадәр Мәскәү клиникаларының берсендә ветеринар табиб караган булган”, – дип хәбәр иткән журналистларга ведомствоның җитәкче урынбасары Николай Власов.
Песинең борыны һәм бугазының лайлалы тышчасыннан тест алганнар. Һәм полимеразлы челтәрле реакция (ПЦР) ысулы нигезендә ясалган анализ уңай нәтиҗә күрсәткән. Өстәмә тикшеренүләр бу нәтиҗәне янә раслаган.
Шулай итеп, мәчене хуҗасы белән карантинга озатканнар.
Ведомствода аңлатуларынча, әлегә коронавирус йорт хайваннарыннан хуҗаларына йокмый. Әмма вирусның мәчеләр популяциясенә генә йогу-йокмавы хакында да тулы мәгълүматлар юк.
Әлегә йорт хайваннарына карата бер чаралар да күрергә кирәкми.