Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 Май 2020, 15:05

УРАМНАР МАТУРЛАНА БАРА

Тәрбияле йортлар, матур коймалар, ихаталар, чиста территория күзне иркәли. Яшәү пунктлары эстетикасы елында бу аеруча көнүзәк.

Тәрбияле йортлар, матур коймалар, ихаталар, чиста территория күзне иркәли. Яшәү пунктлары эстетикасы елында бу аеруча көнүзәк.

Матур итеп ясалган койма нинди дә йортка ямь биреп тора. Һәр авылда территорияләрне ихаталауның үзенчәлеге бар. Бу милли колоритка, эшчәнлек

төренә һәм финанс мөмкинлекләргә бәйле. Күптән түгел Октябрь авылында яшәгән Никифоров Александр Григорьевич: “Ихатасы нинди, хуҗасы шундый. Мин бар җирдә тәртип булганны яратам. Барысын да үзем эшлим”, - ди Александр Григорьевич. Никифоровларның йортында чиста, матур, яшеллек хакимлек итә. Бар җирдә хуҗа кулы сизелә.

Никифоровлар гаиләсе күршеләре Зәбировлар белән бергә ике участокка бер көнне матур койма коеп куйган. Ихатаны алар, һөнәрманнар җәлеп итми генә, үзләре эшләгән. Нәтиҗәсе дә яхшы.

“Төсен өй түбәсенә карап сайладык. Яшелдә тукталдык. Матур килеп чыкты”, - ди Никифоровларның гаилә башлыгы.

Ранний Рассвет авылы халкы да ихаталары турында кайгырта. Коченковлар гаиләсе иске коймаларын алыштыруга җаваплы караган. Профнастилдан яңасын эшләп куйганнар.

“Моңа кадәр агач койма иде. Хәзер таш төсендә һәм кызыл шәраб төсендә. Улыбыз Роман шәһәрдән кайтып ихата алыштыру белән шөгыльләнә.”, - дип сөйли йорт хуҗабикәсе Любовь Юрьевна.

Элекке кебек үк, хәзер дә коймалар хуҗаларны аерып тору өчен генә түгел, ә декоратив функция дә үти. Яшәү пункты матурлыгы бөртекләп булдырыла. Безнең һәркайсыбыз туган авылы эстетикасына үзенең өлешен кертә.

"до" "после"

Н.СТУКАЛОВА.

Читайте нас: