Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 Май 2020, 12:35

Владимир Путин Җиңү парадын 24 июньдә үткәрергә күрсәтмә бирде

Дәүләт башлыгы Җиңү парадына әзерлекне башларга һәм анда катнашучыларның сәламәтлегенә янаган хәвеф-хәтәрләрне кисәтергә боерды.

Президент Владимир Путин аларның көнен билгеләде.

Президент Владимир Путин Җиңү парадын 24 июньдә үткәрергә күрсәтмә бирде, дип хәбәр итә ТАСС. "Без моны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең легендар, тарихи парады, Кызыл мәйданнан Мәскәү янында сугышкан һәм Сталинградны саклаган, Европаны азат иткән, Берлинны штурмлаган сугышчылар узган көнне башкарырга тиеш", - диде Путин оборона министры Сергей Шойгу белән эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча.

Дәүләт башлыгы Җиңү парадына әзерлекне башларга һәм анда катнашучыларның сәламәтлегенә янаган хәвеф-хәтәрләрне кисәтергә боерды. Оборона министры Сергей Шойгуга Президент иң катгый хәвефсезлек режимын тәэмин итәргә кушты.

Ул, шулай ук, "Үлемсез полк" маршын 26 июльдә, Хәрби-Диңгез флоты көнендә үткәрергә тәкъдим итте.


Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/i--paradi-kaychan-t-ch-k---lemsez-polk-marshi-288441/?clear_cache=Y

Читайте нас: