Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 Май 2020, 17:30

Балалар филармониясендә зур ремонт көтелә

Уфадагы мәдәният учреждениесе бинасын яңартуга 88 миллион сум акча бүленә.

Балалар филармониясендә зур ремонт көтелә. Уфадагы мәдәният учреждениесе бинасын яңартуга 88 миллион сум акча бүленә.

Бу чыганакларны “Мәдәният” милли проекты кысаларында алуга ирешелгән. Хәтерегезгә төшерәбез, 2018 елның май указларына ярашлы Президент Владимир Путин

12 милли проект раслаган ид. Шулар арасында “Мәдәният” милли проекты да бар.

Үз акчаларына филармония моңа кадәр тамашачылар залында кәнәфиләрне, идән һәм ишекләрне алмаштырган иде. Әлеге ремонт күпкә зуррак, аны башкарып чыкканнан соң бинаның алгы фасады да, эчке җиһазлары да үзгәрәчәк. Балалар филармониясендә 3тән 24 яшькә кадәр 1000нән артык балалар һәм яшьләр шөгыльләнә. Белем бирү төрле юнәлешләрдә – хореография, вокал, цирк һәм театраль сәнгать өлкәсендә – алып барыла. Яңарыштан соң филармония нигезендә югарырак дәрәҗәдәге концертлар куеп булачак.

Читайте нас: