Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
28 Май 2020, 15:00

ИЛ БАШЛЫГЫН СУДКА БИРГӘН

"Ышанычны югалту сәбәпле" формулировкасы белән вазыйфасыннан азат ителгән һәм Владимир Путинны судка биргән элекке Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев ике яклы үпкә ялкынсынуы белән дәваханәгә эләккән

"Ышанычны югалту сәбәпле" формулировкасы белән вазыйфасыннан азат ителгән һәм Владимир Путинны судка биргән элекке Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев ике яклы үпкә ялкынсынуы белән дәваханәгә эләккән, дип хәбәр итә "Коммерсанть".

Басма мәгълүматлары буенча, элекке губернаторның үпкәләре нык зарарланган, ул авыр хәлдә һәм канны кислород белән туендыручы экстракорпораль мембрана оксигенациясе аппараты (ЭКМО) ярдәмендә сулый.

Игнатьевны дәваханәгә озату турында Mash Telegram-каналы да хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, элекке губернатор В.А. Алмазов исемендәге Дәүләт медицина тикшеренүе үзәгендә май башыннан алып ята һәм хәзер ясалма кан әйләнеше аппаратына тоташтырылган.

Игнатьевның үз вазыйфасына кайту турында дәгъва бирүе турында 26 майда билгеле булды. Бу вакытка экс-губернатор инде ике атнадан артык дәваханәдә булган.

Владимир Путинны Русия Президенты итеп сайлаган вакыттан бирле бу беренче очрак. "Әлегә кадәр элекке губернаторлар "патша" белән судлашырга батырчылык итмәде. Күрәсең, Игнатьевның бөтенләй югалтыр нәрсәсе юк ", - дигән төбәкләр сәясәте буенча эксперт Виталий Иванов.

Фото:
ianr.ru

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: