Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 Май 2020, 11:35

РАДИЙ ХӘБИРОВ ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ КОТЛАДЫ

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул төбәк халкын республика оешуга 100 ел тулу белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул төбәк халкын республика оешуга 100 ел тулу белән котлады.

" Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне һәм тугандаш Татарстанда яшәүчеләрне республиканың 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!

Бөек тарихи юл Татарстан халыкларының күп кенә якты вакыйгалары, хәрби һәм хезмәт батырлыклары, фән, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендәге казанышлары белән тулы.

Үзенең күренекле юбилеен Татарстан республикасы икътисадта һәм социаль өлкәдә яңа уңышлар белән каршы ала. Шунысы мөһим, Русия федерализмының чишмә башында торган Татарстан бүген дә федератив мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертүен дәвам итә.

Төбәкләр арасында ныклы элемтәләрне кадерлибез. Республикалар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек елдан-ел ныгысын.

Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, һәм барлык татарстанлыларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим!" — диелә телеграммада.

Фото: pressaufa.ru

Автор: Денис Таваев

Читайте нас: