Республикада “Башкортстан азык-төлеге. Сезне хәстәрләп” акциясенең икенче дулкыны башланды. Акциянең башлангычы белән “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе сәркатибе, республика башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады. Азык-төлек җыелмасын төбәкнең аз тәэмин ителгән кешеләре алачак.
“Волонтерлар көче белән азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе тиз таратылды. Әмма “Бердәм Русия”нең колл-үзәгенә ярдәм сорап шалтыратулар дәвам итә”, – дип хәбәр итте партиянең төбәктәге башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Бу юлы 10 мең азык-төлек җыелмасы таратылачак. Җыелма составында иң кирәкле, җирле предприятиеләр җитештергән сыйфатлы азык-төлек тупланган. Анда ярмалар, консервлар, тәм-том һәм суыткычта саклауны таләп итмәгән башка товарлар бар.
“Хәзер ярдәм итү аз тәэмин ителгәннәрнең әзер исемлекләре буенча түгел, ә республикада яшәүчеләрнең заявкалары буенча башкарылачак. Безнең кайнар линиягә өлкән яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә, шулай ук пандемия аркасында авыр тормыш шартларына дучар булучылар да шалтырата”, – ди “Бердәм Русия” каршындагы “Безнең хәстәрлек” волонтерлык үзәге проекты җитәкчесе Оскар Лютов.
Ярдәм күрсәтүгә гаризалар төбәктәге колл-үзәк телефоны буенча 8-800-201-89-03 кабул ителә. Шулай ук “Безнең хәстәрлек” проектының республика район-шәһәрләре штабларының кайнар линияләре буенча кабул ителә.