Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
28 Май 2020, 11:15

Соңгы берничә елда беренче тапкыр Республика халыклары телләре комиссиясе үз эшен башлый

28 майда, республика Хөкүмәтендә видеоконференц-элемтә режимында “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” законны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Комиссиянең эш киңәшмәсе узачак.

28 майда, республика Хөкүмәтендә видеоконференц-элемтә режимында “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” законны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Комиссиянең эш киңәшмәсе узачак.

Комиссия эшендә дәүләт хакимияте органнары, милли-мәдәни, иҗтимагый, фәнни-мәгариф оешмалары вәкилләре катнашачак. Чарада Комиссия эше планы проекты, шулай ук Терминология һәм Топонимик хезмәтләр комиссиясе составына керүче эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алышу планлаштырыла.

План проектында яңа юнәлешләр бар: республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә синхрон тәрҗемә мөмкинлеге булган оператив киңәшмәләр уздыруны, 2 дәүләт телендә утырышлар уздыруны тәэмин итү, социаль челтәрләрдә республика халыклары телләрен популярлаштыручы видеороликлар булдыруда һәм таратуда методик ярдәм күрсәтү, телләрнең эшләве өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне норматив-хокукый җайга салуда катнашу, муниципаль комиссияләр өчен методик тәкъдимнәр эшләү, "Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү" дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен, шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары кысаларында проектларны карау.

Шулай ук, тел сәясәте өлкәсендә республика комиссиясе белән муниципаль комиссияләр арасындагы хезмәттәшлекнең принципиаль яңа моделен эшләү күздә тотыла.

Автор: Денис Таваев

Читайте нас: