Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 Май 2020, 18:00

Һава белән тукланучы бабай вафат булган

Һиндстанда 90 яшьлек йог Прахлад Джани вафат булган. Ул 76 ел дәвамында авызына бернәрсә дә алмаган дип хәбәр итә Һиндстанның NDTV телеканалы.

80 елга якын ашамый-эчми яшәгән бабакай вафат.

Һиндстанда 90 яшьлек йог Прахлад Джани вафат булган. Ул 76 ел дәвамында авызына бернәрсә дә алмаган дип хәбәр итә Һиндстанның NDTV телеканалы.

Прахлад Джани илдә билгеле кеше булган. Балачактан эчми һәм ашамый яшәгән үзенчәлекле шәхескә табиблар 2003 һәм 2010 елларда ике тапкыр комплекслы тикшерү үткәргән. Ул Һиндстанның Оборона институтындагы физиология һәм чиктәш фәннәр хезмәткәрләренең тәүлек буе контролендә булган. Бу вакыт эчендә ул бер тапкыр да ризык ашамаган, бер тамчы су эчмәгән, табигый ихтыяҗларын үтәмәгән. Табиблар әйтүенчә, аның сидек куыгына бик аз микъдарда бәвел бүленеп чыга, ләкин шунда ук тәненә тарала.

"Без әлегә кадәр аның ничек яши алуын ачыклый алмадык", — дигән соңгы тикшерү нәтиҗәләре буенча невролог Судхир Шах.
Джани үзе “Балачакта миңа Ходай фатиха бирде, шуннан соң туган йортымны ташлап киттем, ризыктан һәм судан баш тарттым”, дип ышандырган.

Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yash--k-chen-kayan-algan-so-292736/

Фото: drvolkov.ru
Читайте нас: