Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 Май 2020, 13:00

БАКЧА УЧАСТОГЫ: ШАТЛЫКМЫ УЛ, ӘЛЛӘ БӘЛАМЕ?

Редакция почтасыннан

Май башыннан бакчачылар сезоны башланды. Яз безнең өчен аерым бер чор. Көннәр җылынып, агачлар бөреләнү һәм беренче яшеллек күренә башлау белән түтәлләрдә казыну, нәрсәдер утырту өчен генә дә түгел, ә тирә-якта чәчәк аткан груша, алма, чияләргә сокланып, хуш искә ләззәтләнеп, күршеләребез белән аралашып ял итәр өчен дә бакча участокларыбызга ашыгабыз. Бакчачыларга Яшәү пунктлары эстетикасы елында республика Башлыгы игълан иткән үз участогың янында агач утырту тагын да активлык өстәде һәм һәркем бакча янын матурларга тырыша.

Әмма “Тепловик” бакчачылар ширкате бакчачыларының кәефен иске проблема борчый: бакча йортларыннан вак-төякне, эш коралларын урлыйлар, тимер ихаталар сүтеп алына. Җәй җитеп уңыш өлгерә башлауга “чакырылмаган” кунаклар бакчачыларның хезмәт җимешләрен җыеп ала. Мондый хәлләр еш була, бакча караклары күрше участокта кешеләр булудан да тартынып тормый. Безнең бакчачылык ширкатендә ташландык бакчалар юк. Хуҗалары нигездә олы яшьтәге кешеләр, күбесе үзләренә көч-хәл белән яшелчә-җимеш үстерә. Җиргә, юлны ремонтлауга салымны намуслы түли. Уңышны чит кешеләр җыеп алгач шултиклем кыен була. Бу якын-тирәдә урнашкан яшәү пунктлары халкы дип уйлыйбыз (ширкать Уфа - Ырынбур трассасы буенда урнашкан). Кисәтү ясаганга тупас җавап кайтаралар, сүгенәләр, хәтта тукмау белән яныйлар. Еш кына үсмерләр тәртип боза. Күрәсең, аларга мәктәптә дә, өйдә дә кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыкны һәм олы яшьтәгеләрне хөрмәт итәргә кирәклекне өйрәтмиләрдер. Аларны юкка тәрбияләмиләр, чөнки үсә төшкәч мондый балалар ата-аналарына кирәкмәгән әйбергә караган кебек караячак.

Бакча караклары белән көрәшү җиңел түгел. Моның өчен бакчачыларның гына түгел, ә участковыйның, мәктәп һәм авыл җитәкчеләренең бердәм эшләве зарур. Бакчачылык ширкате рәисе буларак мин бу инстанцияләргә еш мөрәҗәгать итәм, гражданнар җыеннарында (Яңа Барятино, Кырмыскалы, Рощинский) чыгыш ясыйм, хәтта күрше районнар хакимиятләре башлыкларында да булдым (Авыргазы, Стәрлебаш, Гафури). Минем үтенечем бер генә: намуссыз, җиңел кәсеп яратучы авылдашларына йогынты ясасыннар иде.

Кызганычка, әлегә нәтиҗәләр күренми диярлек. Вак-төяк бакча угрылары белән полициянең дә мәшәкатьләнәсе килми: кемнеңдер - көрәген, кемнеңдер тырмасын алып киткәннәр, тимерчыбыкларын өзеп алганнар, печән эскертеннән энә эзләгән сыман була инде аларны эзләү дә. Кешеләр бакчага алма җыяр өчен керә икән, димәк, халык арасында тәрбия эшен көчәйтергә һәм законнарны катылатырга кирәк.

Бакчадагы урлашулар – бу явызлык, аның белән җитди көрәшергә кирәк. Бакчада тырма яки кайчы урлау әллә ни түгел, ә 10 ел су сибеп үстергән агачыңны сындырып китсәләр? Аяныч. Мин тагын бер тапкыр кабатлыйм: бу явызлыкка каршы җәмгыятьнең барлык кызыксынган затларын – полицияне, бакчачыларны һәм хәтта тимер-томыр җыючыларның катнашуы кирәк. Бакчачылык кешегә канәгатьлек һәм шатлык китерергә, гомерен озайтырга тиеш, ә әйберен югалтып, сәламәтлеген какшатырга түгел.

Быел безнең бакчачылар икенче төрлерәк эшләргә хәл итте. Гомум җыелышта анык карарлар кабул ителде: төнлә һәм яңгырлы көннәрдә бакчачылык ширкатенең һәр участогында дежурлык оештырырга; урлашуга тап булган очракта полиция чакыртырга, штраф салуны караган административ протокол төзүне таләп итәргә; фотога төшереп, тәртип бозучыларның фотоларын һәм номерлары белән автомобильләрен социаль челтәрләрдә урнаштырырга.

Кадерле редакция, сезгә мөрәҗәгать итәм, “Авыл тормышы” гәзитен күпләр яратып укый. Күтәрелгән проблема башка бакчачылык ширкатьләре өчен дә уртак. Бердәм тырышлык белән хәлне яхшы якка үзгәртербез дип өметләнәм.

З.ИДРИСОВА,

“Тепловик” ширкате рәисе.

Читайте нас: