Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 Май 2020, 15:30

Башкортстанда “Алга” икътисади зонасы барлыкка киләчәк

Шул хактагы карарга Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган.

Башкортстанда “Алга” исемле икътисади зона барлыкка киләчәк. Ул Ишембай һәм Стәрлетамак районнары территориясендә булачак.

Шул хактагы карарга Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган. “Алга” махсус икътисади зонасын булдыру идеясен төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров күтәреп чыккан иде. Аны теркәүгә заявканы ул 2019 елның августында имзалады.

Әлеге зонаның гомум мәйданы 470 гектарга җитә. Аның 200 гектары проектлар өчен тәгаенләнгән. Моңа кадәр инвестпроектларны гамәлгә ашыруга 7 резидент теләк белдерде. Алар нефть һәм химия, прибор төзү, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре. Тагын 11 инвестор әле раслауга үз чиратын көтә.

“Алга” икътисади зонасы “Стәрлетамак-Ишембай-Салават” агломерациясе үсешенә, заманча җитештерүне башлауга куәтле этәргеч бирәчәк, – ди Радий Хәбиров. – Ә бу – яңа эш урыннары, хезмәт хаклары арту, бюджетка салымнар”.

Территорияне үзләштерү өчен электр, газ, су үткәрү челтәрләре салыначак. Автомобиль һәм тимер юл транспорты өчен юллар төзеләчәк. Бу эшләргә төбәк 6,3 миллиард сум акча юнәлтә.

Нәрсә соң ул “Алга” икътисади зонасы, дисезме? Ул икътисадның югары технологияле тармакларын үстерүгә, яңа төр продуктлар булдыру һәм җитештерүгә инвестицияләр җәлеп итү урыны булачак. Биредә эшкуарлык өчен үзгә режим карала. Инвесторлар бизнес өчен әзер инфраструктура, таможня ташламалары ала, салым түләү буенча да уңайлы таләпләр куела.

Автор : Язгөл Сафина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Bashkortstanni--Alga-si-kayda-bulachak-293733/
Чыганак: glavarb.ru
Читайте нас: