Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 Май 2020, 18:05

Фермерның киләчәккә планнары зур

Ишембай районыннан Фәнис Зөбәеров балык үрчетә

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында “Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында старт алган “Агростап” программасы бу проект кысаларында финанслана. Грантларга дәгъва итүче 400 кеше арасында күпләре аграр бизнесның традицион төрләрен үстерергә тели. Араларында балык үрчетү белән шөгыльләнергә ниятләүчеләр булуы да сөендерә.

Мәсәлән, Ишембай районыннан Фәнис Зөбәеров - нәкъ шундыйлардан. “Карагынрыбхоз” җәмгыяте вәкиле буларак, ул үткән елның августында район хакимиятендәге чираттагы “Инвестиция сәгате”ндә район территориясендә карка (карп) үрчетү буенча проект тәкъдим итте.

Фәнис Зөбәеров былтыр дусларыннан Верхотор авылында буалар барлыгын һәм анда элек балык үрчетү хуҗалыгы булганын ишетә. Бу аны кызыксындыра. Фермер ташландык хәлдәге участокларны карый һәм аларны тергезергә була. 28 гектарны ул 49 елга арендалауга ирешә.

Быел Фәнис Зөбәеров алты буаны тутырырга планлаштыра. Өч буага бер еллык маймычлар җибәрелгән дә инде, димәк инкубациягә әзерләнергә кирәк. Хуҗалык җитәкчесе билгеләвенчә, балыкка Башкортстанда, Татарстанда, Ырынбурда да ихтыяҗ зур. Октябрь ахырына сатуга беренче балык партиясе дә үсәргә тиеш.

Фермерның киләчәккә планнары зур. Дәүләттән ярдәм булгач, ул башка балыкларны да үрчетә алачак. Әлегә төп максат: республика халкы өчен каркага мөмкин кадәр түбән хакка ирешү – килограммына 180 сум.

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-fermerlari-balik-ta-rchet-294250/

Читайте нас: