Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 Май 2020, 12:00

ИЗГЕЛЕК ДӨНЬЯНЫ КОТКАРЫР

Юбилейлы Җиңү көне баштан уйланганча булмаса да үткәрелде. Әмма безнең кадерле ветераннарыбыз әйтүенчә, барлык чаралар югары кимәлдә үтте, аларның һәркайсысы үзләрен хәстәрләүләрен һәм әлеге буынның сугыш чорында ата-бабалары күрсәткән кыю батырлыгын онытмауларын күрде.Моңа күпчелек очракта авылларыбыз халкының һәм кече туган илләре белән араны өзмәгән һәм якташларына ярдәм итеп яшәгән якташларыбызның битараф булмавы нәтиҗәсендә ирешелде. Бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен аларга чиксез рәхмәт. Бу Асаво-Зубово авылында үзенең акчасына Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә һәйкәл куйган һәм аның тирә-ягын төзекләндергән Хәйтморат Муроталиев. Шул ук авылдан А.М.Кирәев 100 мең сумлык үсенте алып һәйкәл янына наратлар утыртты.Яңа Барятино авылының “Җиңү скверында “Бердәм Русия” партиясе акчаларына фронтта башларын салган һәм аннан исән-имин әйләнеп кайткан авылдашларына яңа һәйкәл куелды. Сквер территориясе Урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча алынган акчаларга төзекләндерелде, шулай ук күп кенә авыл халкы да акча кушты. Мәсәлән, Иван Заплахов бу изге эшкә 20 мең сум акча бирде.Җиңү көненә Кырмыскалы авылында һәйкәл реконструкцияләнде, анда иганәче булып РФ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Изотов чыгыш ясады. Вячеслав Панов, Ришат Нәкыев, “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчесе Александр Бражников һәм “Любажи” җәмгыяте эшкуары Игорь Долгий биргән акчаларга Казадаевка авылында һәйкәл яңартыла.Бәйрәм алдыннан Казадаевка авыл биләмәсе башлыгы Светлана Чугунова өйләренә барып сугышта катнашучыларның тол хатыннарын һәм тыл эшчәннәрен котлады, аларга бүләкләр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды. Бу акциягә иганә ярдәмен Явнов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Руслан Насыйров, эшкуарлар Евгений Анохин, Игорь Долгий күрсәтте, әйткәндәй, соңгысы үзизоляциядә булган ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә азык-төлек җыелмасы сатып алырга да булышты.Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән һәм вакытында “Тыл эшчәне” таныклыгын алмаган ветераннарга акча бүлгән Стәрлетамак районы Хакимиятенә аерым рәхмәт әйтәсе килә.Барлык ветеран оешмасы исеменнән Казадаевка авыл биләмәсе башлыгы Чугунова Светлана Александровнага рәхмәт әйтәм. Бу кешелекле, изге күңелле ханым, кешеләр белән эшли, иганәчеләр таба белә. Шулай ук Кырмыскалы авылы мәдәният йортыннан Р.З.Шахмаевага, З.Х.Ямлихановага, Яңа Барятино авылыннан М.Ш.Аллабергеновага, Д.А.Гусевага эшләренә иҗади караганнары һәм “Үлемсез полк” һәм “Солдат боткасы”н оештырганнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.Җиңү бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән, кадерле ветераннарга яхшы кәеф һәм шатлык китергән барлык кешеләр алдында түбәнчелек белән баш иябез.В.ДМИТРИЕВА,Казадаевка авылы биләмәсе ветераннар советы рәисе.

Юбилейлы Җиңү көне баштан уйланганча булмаса да үткәрелде. Әмма безнең кадерле ветераннарыбыз әйтүенчә, барлык чаралар югары кимәлдә үтте, аларның һәркайсысы үзләрен хәстәрләүләрен һәм әлеге буынның сугыш чорында ата-бабалары күрсәткән кыю батырлыгын онытмауларын күрде.

Моңа күпчелек очракта авылларыбыз халкының һәм кече туган илләре белән араны өзмәгән һәм якташларына ярдәм итеп яшәгән якташларыбызның битараф булмавы нәтиҗәсендә ирешелде. Бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен аларга чиксез рәхмәт. Бу Асаво-Зубово авылында үзенең акчасына Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә һәйкәл куйган һәм аның тирә-ягын төзекләндергән Хәйтморат Муроталиев. Шул ук авылдан А.М.Кирәев 100 мең сумлык үсенте алып һәйкәл янына наратлар утыртты.

Яңа Барятино авылының “Җиңү скверында “Бердәм Русия” партиясе акчаларына фронтта башларын салган һәм аннан исән-имин әйләнеп кайткан авылдашларына яңа һәйкәл куелды. Сквер территориясе Урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча алынган акчаларга төзекләндерелде, шулай ук күп кенә авыл халкы да акча кушты. Мәсәлән, Иван Заплахов бу изге эшкә 20 мең сум акча бирде.

Җиңү көненә Кырмыскалы авылында һәйкәл реконструкцияләнде, анда иганәче булып РФ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Изотов чыгыш ясады. Вячеслав Панов, Ришат Нәкыев, “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчесе Александр Бражников һәм “Любажи” җәмгыяте эшкуары Игорь Долгий биргән акчаларга Казадаевка авылында һәйкәл яңартыла.

Бәйрәм алдыннан Казадаевка авыл биләмәсе башлыгы Светлана Чугунова өйләренә барып сугышта катнашучыларның тол хатыннарын һәм тыл эшчәннәрен котлады, аларга бүләкләр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды. Бу акциягә иганә ярдәмен Явнов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Руслан Насыйров, эшкуарлар Евгений Анохин, Игорь Долгий күрсәтте, әйткәндәй, соңгысы үзизоляциядә булган ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә азык-төлек җыелмасы сатып алырга да булышты.

Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән һәм вакытында “Тыл эшчәне” таныклыгын алмаган ветераннарга акча бүлгән Стәрлетамак районы Хакимиятенә аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Барлык ветеран оешмасы исеменнән Казадаевка авыл биләмәсе башлыгы Чугунова Светлана Александровнага рәхмәт әйтәм. Бу кешелекле, изге күңелле ханым, кешеләр белән эшли, иганәчеләр таба белә. Шулай ук Кырмыскалы авылы мәдәният йортыннан Р.З.Шахмаевага, З.Х.Ямлихановага, Яңа Барятино авылыннан М.Ш.Аллабергеновага, Д.А.Гусевага эшләренә иҗади караганнары һәм “Үлемсез полк” һәм “Солдат боткасы”н оештырганнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Җиңү бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән, кадерле ветераннарга яхшы кәеф һәм шатлык китергән барлык кешеләр алдында түбәнчелек белән баш иябез.

В.ДМИТРИЕВА,

Казадаевка авылы биләмәсе ветераннар советы рәисе.

Читайте нас: