Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 Май 2020, 11:00

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

Мәктәп чоры тәмамланды, хәзер яңа, олы тормыш башлана. Алда-чыгарылыш имтиханнары һәм киләчәккә юлны мөстәкыйль сайлау. Дөньяда үз урыныңны табу һәм үз-үзеңне үстерү өчен сезнең алда зур мөмкинлекләр ачыла. Карарыгыз кыю һәм зирәк булсын!

Мәктәп чоры тәмамланды, хәзер яңа, олы тормыш башлана. Алда-чыгарылыш имтиханнары һәм киләчәккә юлны мөстәкыйль сайлау. Дөньяда үз урыныңны табу һәм үз-үзеңне үстерү өчен сезнең алда зур мөмкинлекләр ачыла. Карарыгыз кыю һәм зирәк булсын!

Сез мәктәптә алган белемнәр тиздән һөнәри күнекмәләр белән тулыландырылачак. Аларны үз планнарыгызны гамәлгә ашыру, тормыш сынауларын җиңү һәм куелган максатларга ирешү өчен кулланыгыз. Бүген кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә, катлаулы производстволардан алып көнкүреш практикасына кадәр инновацион технологияләр кулланыла. Кирәкле һәм көндәшлеккә сәләтле булу өчен, хәзерге җәмгыятьтә белемле генә түгел, ә күпкырлы белемгә ия белгеч булырга кирәк. Сезгә илне модернизацияләү мәсьәләләрен хәл итәргә, көндәшлеккә сәләтле нәтиҗәле икътисад төзергә туры киләчәк.

Безнең педагогларга фидакарь хезмәтләре өчен аерым рәхмәтемне җиткерәм. Чыгарылыш сыйныф укучыларында әхлакый нигезләр һәм тормыш позициясен формалаштыруда укытучылар аеруча зур роль уйный. Сез белем генә биреп калмыйсыз, ә илебезнең кеше капиталын булдырасыз, димәк, аның киләчәген формалаштырасыз. Ата-аналар, көндәлек мәшәкатьләрегез, мәктәпкә күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Кадерле балалар, бу матур көндә сезгә көч, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам һәм уңышлар телим! Хәерле юл сезгә!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ,
район Хакимият башлыгы.

***

Безнең барыбыз өчен дә 2020 ел - үзенчәлекле ел. Уку марафонын тәмамлау көне шундый булыр, дип беркем дә уйламады, әмма сез моңсуланмагыз, алда моңсу да, күңелле дә, планлаштырылган да, көтелмәгән дә башка бик күп вакыйгалар булачак!

Кадерле балалар! Бүген сезнең өчен соңгы кыңгырау яңгырый. Ул һөнәри киләчәк белән бәйле яңа этап башлануын аңлата. Күңелле, бәхетле, шатлыкка тулы ачышлар һәм онытылмас очрашулар белән тулы булган 11 ел мәктәп тормышы артта калды. Сез зур белем багажын тупладыгыз, беренче тормыш дәресләрен үзләштердегез. Хәзер катлаулы юлда мөстәкыйль адымнар ясарга вакыт җитте, анда үз талантларыгызны тормышка ашыру, кыенлыкларны җиңеп чыгу һәм куелган максатка ирешүдә батырлык күрсәтү мөһим.

Соңгы кыңгырау – мәктәп тәмамлаучылар өчен дулкынландыргыч мизгел, ул балачакның артта калуын һәм зур, мөстәкыйль тормыш юлы башлануын белдерә. Быел Стәрлетамак районында "соңгы кыңгырау" 11 сыйныфны тәмамлаучы 102 һәм 9 сыйныфны тәмамлаучы 346 кеше өчен чыңлаячак.

Хөрмәтле ата-аналар! Бүгенге бәйрәм - сезнең балаларыгыз белән бергә узган озын һәм авыр 11 мәктәп елының нәтиҗәсе. Ачышлар шатлыгы һәм хаталар ачысы, дуслык бәхете һәм беренче мәхәббәт – барысы да сезнең йөрәгегез аша үткән. Улларыгыз һәм кызларыгызның язмышы ничек кенә булмасын, алар кайда гына юл алмасын, аларның һәркайсына ата-ана йорты "башлангычларның башы" булып калсын. Бу көнне укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Сез белем генә бирмисез, сез илебезнең киләчәген формалаштырасыз. Күпкырлы хезмәтегез һәм сайлаган һөнәрегезгә югары хезмәт итүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мин сезгә үз көчегезгә ышануыгызны, барлык планнарыгызның гамәлгә ашуын һәм өметләрегезнең аклануын, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телим. Сез – яшь, кыю, энергияле – үз тормышыгызны һәм иҗади ачышларыгызны гамәлгә ашырырсыз дип ышанам. Ә сезнең шәхси уңышларыгыз безнең район, республика һәм ил уңышларының нигезен тәшкил итәчәк. Бәйрәм белән!

Э.Имангулова, район мәгариф бүлеге начальнигы.

Читайте нас: