Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 Май 2020, 16:15

МАТУР БУЛСЫН БУ ТОРМЫШ

выл биләмәләре башлыкларының көндәлек мәшәкатьләре тулай алганда охшаш. Бу – юллар торышы, урамнарны яктырту, аларны ремонтлау, матурлау, территорияләрне җыештыру, үлән чабу һәм тагын авыл биләмәләре халкын борчыган байтак башка мәсьәләләр. Авыл биләмәсе бүген ничек яши? Яшәү пунктлары территорияләрен төзекләндерү кысаларында нәрсәләр эшләнде? Киләчәккә нинди планнар? Болар һәм тагын башка күп нәрсәләр турында без Николаевка авыл Советы биләмәсе башлыгы БОЛТИНА Анна Владимировна белән сөйләштек.

Авыл биләмәләре башлыкларының көндәлек мәшәкатьләре тулай алганда охшаш. Бу – юллар торышы, урамнарны яктырту, аларны ремонтлау, матурлау, территорияләрне җыештыру, үлән чабу һәм тагын авыл биләмәләре халкын борчыган байтак башка мәсьәләләр. Авыл биләмәсе бүген ничек яши? Яшәү пунктлары территорияләрен төзекләндерү кысаларында нәрсәләр эшләнде? Киләчәккә нинди планнар? Болар һәм тагын башка күп нәрсәләр турында без Николаевка авыл Советы биләмәсе башлыгы БОЛТИНА Анна Владимировна белән сөйләштек.

- Кагыйдә буларак, төзекләндерү эшләре ел саен яшәү пунктлары территорияләрен санитар тазартудан башлана. Быел да бу шулай булды. Көннәр җылыну белән шимбә өмәләре, Чисталык көннәре үткәрә башладык. Урамнардан һәм юл читләреннән кыш буена җыелган чүп-чарны җыеп алдык, авыл зирталарын тәртипкә китердек. Шимбә өмәләрендә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, авыл хакимияте коллективлары, битараф булмаган авыл халкы актив катнаша. Күп кенә кешеләр йорт яны территорияләрен җыештыра. Үткән атнада триммерлар белән үлән чабып чыктык. Бу эшне килешү нигезендә ике кеше башкара. Кирәк булса чапкычлы трактор яллаячакбыз. Кыскасы, яшәү пунктларыбыз матур, ямьле булсын өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышабыз, - дип башлады хикәятен авыл биләмәсе башлыгы.

Авыл биләмәсендә яшелләндерү мәсьәләләренә күп игътибар бирелә. “Яшел Башкортстан” республика акциясендә актив катнашканнар. Мәсәлән, үткән елның көзендә Николаевка һәм Преображеновка авылларында гомум алганда бер гектар мәйданда карагай үсентеләре утыртканнар. Агачлар үсү белән биредә парк зоналары булачак. Кунакбай авылында легендар герой М.М.Шәймуратов исемендәге аллеяга нигез салынган. Аллея янәшәсендә балалар мәйданчыгын эшли башлаганнар, анда атынгыч, таулар һәм башкалар урнаштырылган. Димәк, урындагы бала-чагага уйнарга урын булачак!

-Бу авылда 100дән артыграк кына кеше яши, алардан 20 се – балалар. Авыл яшәсен һәм аның киләчәге булсын иде, - дип өметләр баглый А.В.Болтина.

Яз көне Николаевкада, шулай ук бер гектар мәйданда карагай утыртылган. Аллея авылда туып үскән, Советлар Союзы Герое П.А.Ушаков исемен йөртәчәк. Киләчәктә парк зонасында җәяүлеләр өчен сукмак салу, спорт һәм уен мәйданчыклары урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, апрельдә барлык халык “Үз өең янында агач утырт!” акциясендә катнашты. Мәктәп территориясендә периметр буенча миләш һәм юкә үсентеләре утыртылды. Көз көне Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында зәңгәр чыршылар утыртырга ниятлибез.

Авыл хакимияте хезмәткәрләре Стәрлебаш районы белән чиктә урнашкан стела янындагы чәчкә түтәлләрен дә тәрбияли. Ел саен алар биредә үтеп баручыларның күз явын алырдай матур чәчкәләр утырта. “Кызганычка, матур чәчәкләргә сокланып кына калмый, аны төбе-тамыры белән йолкып алып китүчеләр дә юк түгел”, - дип зарланды биләмә башлыгы.

-Урамнарны яктырту, юллар торышы белән хәлләр ничегрәк?

-Юлларны ремонтлау – күп финанс чыгымнар таләп иткән мәсьәлә. Мөмкинлектән чыгып аны хәл итәргә тырышабыз. Үткән ел Николаевкада Заречная урамында, өлешләтә Ушаков һәм Северная урамнарында чокыр-чакырларны ремонтладык. Кунакбайда юлның бер өлешенә вак таш салынды. Быел ремонт эшләре Кунакбай һәм Преображеновка авыллары арасында планлаштырыла. Әле анда ком-таш катнашмасы салына. Авыл биләмәсе акчаларына Николаевкада Заречная урамына ком-таш катнашмасы салыначак.

Урамнарны яктыртуга килгәндә, барлык диярлек яшәү пунктларында урамда яктырткычлар бар. Аларның кайсы да булса берсе янмаса халык безгә хәбәр итә һәм без бу җитешсезлекне бетерәбез. Әлеге вакытта иске фонарьлар фотореле белән заманча яктылык диодлыларына алмаштырыла,

алар яктырак та яна һәм акча да янда кала. Безнең яшәү пунктларында элемтә белән проблемалар булганлыктан, күптән түгел кәрәзле элемтә вышкаларын урнаштыра башладылар.

-Көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсе ничек хәл ителә?

- Бүгенге көнгә ул капчыкларга тутырыла һәм атнасына бер тапкыр чыгарып түгелә. Киләчәктә чүп-чар өчен контейнерлар урнаштырып мах- сус мәйданчыклар җиһазландырылачак.

Гражданнар җыенында контейнер мәйданчыкларын кайда урнаштыру урыны билгеләнде, үткән ел 13 контейнер сатып алган идек инде.

Җәйге чорда авыл зиратлары территорияләреннән ике тапкыр чүп чыгарыла, ә зиратлар бездә - бишәү.

Санкцияләнмәгән чүплекләр мәсьәләсе көнүзәк булып кала бирә. Үткән атнада чүплекне бетерү буенча зур эш башкарылды. Кешеләр тәртип сакласын һәм тиешсез урыннарга чүп-чар түкмәсен иде.

-Халык белән ничек эшлисез? Халык авыл хакимиятенә еш мөрәҗәгать итәме?

-Авыл халкының көнүзәк мәсьәләләре - көтү көтүме яки башка мөһим мәсьәләме ул - гражданнар җыеннарында хәл ителә. Әмма әле коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында алар үткәрелми. Барлык мәсьәләләрне социаль челтәрләрдә, телефон, мессенджерлар аша дистанцион хәл итәргә тырышабыз. Моннан тыш, Николаевкада авыл биләмәсе хакимияте бинасында, Преображеновкада һәм Кунакбайда игъланнар тактасында гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен махсус тартмалар урнаштырдык, анда теләге булган һәр кеше үзенең соравын, шикаятен яки тәкъдимен язып калдыра ала. Без, үз чиратыбызда, аларны вакытында карыйбыз. Тулай алганда, мөрәҗәгатьләрнең күбесе төрле белешмәләргә бәйле була.

Халык белән эштә, халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә авыл биләмәсе Советы депутатлары, яшәү пунктлары старосталары, башлангыч ветеран оешмалары рәисләре һәм аксакаллар советы зур ярдәм күрсәтә.

Безнең авыл биләмәсе Урындагы инициативаларны хуплау программасында беренче ел гына катнашмый. Анда катнашу аркасында 2017 елда Преображеновка авылы мәктәбе филиалында иске тәрәзәләр пластикка алыштырылды. Бер елдан шул ук программа буенча Николаевка авылы мәдәният йорты өчен сәхнә киемнәре тегелде. Үткән елда Николаевка авылы мәктәбе тәрәзәләре алмаштырылды. Шулай ук билгеләп үтәсе килә, быел - Җиңүнең 75 еллыгы елында мәктәпкә безнең якташыбыз, Советлар Союзы Герое П.А.Ушаков исеме бирелде.

Күптән түгел шул билгеле булды, гражданнар җыенында Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашып, авыл биләмәсе ихтыяҗлары өчен арбасы, тагылма җиһазлары белән МТЗ-82.1 тракторын сатып алуга биргән проект хупланган. Безнең өчен бу зур шатлык, чөнки үзебезнең техника булу байтак проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирәчәк, мәсәлән, җәй көне үлән чабу һәм кыш көне юлларны кардан тазарту.

“Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең “Тәгаен эшләр” проекты буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир-якташларыбызның ике һәйкәлен һәм А.Я.Сухоруковка һәм П.А.Ушаковка куелган бюстларны реконструкцияләү планлаштырыла. Якын арада бу эшкә тотыначаклар. Аннары һәйкәлләр янында чәчкә түтәлләре булдырачакбыз.

- Яшәү пунктлары эстетикасы елында нәрсәләр планлаштырасыз?

-Яшәү пунктларының тышкы күренешен матурларга тырышабыз. Бигрәк тә ихаталар торышына игътибар бирәбез. Шул уңайдан халыкка иске ихаталарын яңаларына алыштыруны сорыйбыз, аерым гражданнарга уведомлениеләр җибәрәбез. Шунысы куанычлы, күпләр моны аңлап карый, аларның күбесенә хәтта әйтеп торуның да кирәге юк, алар үзләре үк йорт яннарын тәртиптә тотарга тырыша. Җәмәгать территорияләрендә дә коймаларны алыштырырга ниятлибез.

Кызганычка, күп булмаса да ташландык участоклар да бар, алар тирә-якны ямьсезләп утыра. Аларның хуҗалары бар, әлбәттә, әмма участокларын тәртипкә китерергә генә ашыгып бармыйлар.

-Авыл биләмәсе башлыгы булу җиңел эш түгел, кешеләр алдында зур җаваплылык. Эшегездә кем булыша?

-Мин бу вазыйфада үткән елның сентябреннән эшлим. Әмма минем өчен бу эш яңа түгел, чөнки аңа кадәр мин эшләргә идарә итүче булып эшләдем, аннары ике ел биләмә башлыгы вазыйфасын башкардым. Минемчә, авыл биләмәсе башлыгы булу – димәк, үзеңнең территорияңдә булган барлык хәлләрдән хәбәрдар булырга, актив, иң катлаулы очракларда да аннан чыгу юлларын таба белергә тиеш дип уйлыйм. Безнең кешеләр өчен эшебез аларның яшәве өчен уңайлыклар тудыруга бәйле икәнен онытырга ярамый.

Үземнең эшемдә, барыннан да бигрәк, авыл хакимиятенең зур булмаган, әмма тату коллективына таянам. Билгеләп үтүемчә, яшәү пунктлары старосталары, авыл биләмәсе Советы депутатлары, башлангыч ветеран оешмалары рәисләре һәм аксакаллар советлары зур ярдәм күрсәтә.

Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятенә, шулай ук бәйрәм даталарына чаралар үткәргәндә ярдәм күрсәтүче шәхси эшкуарларга аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Авыл биләмәсе хакимияте тырышлыгы, беренче чиратта, авыл халкының яшәү шартларын яхшыртуга һәм төзекләндерүгә юнәлтелгән. Әмма яшәү пунктларыбыз күпме төзегрәк, тәрбиялерәк булуы барлык халыкның тырышлыгына, активлыгына һәм кызыксынганлыгына бәйле. Уртак тырышлык белән күп нәрсәгә ирешергә мөмкин.

Г.ТИМЕРБАЕВА әңгәмәләште.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: